Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты бюджет өлкәсендә канун бозуларны 804 млрд сумга бәяләде


Алексей Кудрин

Бюджет өлкәсендә финанс яктан канун бозуларның гомуми күләме 2019 елда 804 миллиард сум булган.

Узган елда бюджет өлкәсендә канун бозуларның күләме 804 сум тәшкил итә, дип сөйләгән Хисап пулаты җитәкчесе Алексей Кудрин РИА Новостига. Шуларның якынча яртысы – бухгалтер исәп-хисабын дөрес башкармау, бу төр хаталар тикшерү вакытында төзәтелә дигән Кудрин.

"Тагын өчтән бере – сатып алулар процедурасын бозу, бу төр хаталар җинаять эше булып тормый", дип аңлаткан ул. "Җинаять эшләренә елга якынча 2-3 миллиард сум туры килә, хәтта азрак та", дигән Кудрин бюджеттан урланган акчалар күләме турында сорауга җавап биргәндә.

2018 елда Хисап пулаты бюджет өлкәсендә 426 млрд сумлык канун бозулар тапкан иде. Бу сан 2017 ел белән чагыштырганда 22,1 процентка кимрәк, ул елда канун бозулар 121,1 миллиард сумга күбрәк ачыкланган.

XS
SM
MD
LG