Accessibility links

Мәхкәмә Казанда "Боинг" казасы турында җинаять эшен туктатты


Казанда "Боинг" казасы
Казанда "Боинг" казасы

Казан һава аланында җиргә килеп төшкән Boeing 737−500 казасы турында җинаять эше аның вакыты чыкканга туктатыла.

Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе 2013 елда Казан һава аланында булган Boeing 737−500 казасы эшен аның вакыты чыгу сәбәпле туктатты.

Бу эш нигезендә өч кеше - ул елларда "Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе булган Валерий Портнов, ширкәтнең шеф-пилоты Виктор Фомин, Росавиациянең Татарстан идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров гаепләнә иде.

Портнов һәм Фоминга карата җинаять эше Русия җинаять кодексының 263 маддәсе 3нче бүлеге нигезендә, Умаровка 293нче маддәнең 3нче бүлеге нигезендә ачылган иде.

2019 елның ноябрендә Тикшерү комитеты Казанда Boeing казасы сәбәбе дип пилотлар хатасын атады. Очкыч җитәкчесе Рөстәм Сәлихов һәм икенче пилот Виктор Гуцул очкыч белән идарә итәндә дөрес карарлар кабул итмәгән дип табылды. Сәлиховның очкыч белән идарә итү тәҗрибәсе аз булган, ә очкыч таныклыгын ул ялган документлар нигезендә алган диелде.

Портнов һәм Фомин Сәлиховны ялган документлар белән пилот итеп алуда һәм аны очкыч белән мөстәкыйль идарә итүгә рөхсәт бирүдә гаепләнде.

Умаров эшенә салкын карау маддәсе нигезендә мәхкәмәгә тартылырга тиеш иде. Пилотның ялган таныклыгы турында 2009 елда ук билгеле булса да, Умаров кул астындагы һава ширкәте җитәкчелеге документны тикшермәгән һәм Сәлиховны җавапка тартмаган диелде.
2013 елның 17 ноябрендә Мәскәүдән Казанга очып кайткан Boeing 737−500 "Казан" халыкара һава аланына килеп төште, 50 кеше, шул исәптән очкычның экипаж әгъзалары да һәлак булды. Казада шулай ук Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның республика идарәсе башлыгы Александр Антонов һәлак булды.

XS
SM
MD
LG