Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат Русиядә халык санының икенче ел рәттән кимүен белдерде


2019 елда Русия халкы 35,6 мең кешегә кимегән. 

2020 елның беренче гыйнварына Русиядә халык саны 146 млн 745,1 мең кеше тәшкил иткән. Бу узган елдагыга караганда 35,6 мең кешегә кимрәк дигән мәгълүмат китерелә Росстат хисабында.

2019 елның 1 гыйнварына Русия халкы 146 млн 780,7 мең кеше булган. 2018 елның 1 гыйнварына халык саны 146 млн 880,4 мең кеше тәшкил иткән.

2018 елда Русиядә халык саны 99,7 мең кешегә кимегән. Халык саны кимү икенче ел рәттән дәвам итә. 2008 елдан башлап 2018 елга кадәр халык саны ел саен артып барган булган.

Росстат мәгълүматынча, русияләрнең 109 млн 548,4 меңе шәһәрдә, 37 млн 196,7 меңе авыл җирендә яши. Шәһәрләрдә халык якынча 5 мең кешегә кимегән, авылда – 11,5 мең кешегә.

Мәскәүдә 2020 елның 1 гыйнварына 12 млн 692,5 мең кеше яшәгән. Бер ел эчендә Мәскәү халкы 67 мең кешегә арткан.

2019 ел ахырында Росстат Русиядә халык санының алдагы елларда кимүен фаразлады. Уртача бәяләмәләргә күрә, 2036 елга илдә кеше саны 143 миллионга калачак.

Декабрдә Росстат китергән мәгълүматлардан Русиядә халык санының табигый кимүе соңгы унбер елда иң югары күрсәткечкә җиткәнлеге билгеле булган иде.

XS
SM
MD
LG