Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Хәнифовны Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләде. Бу хакта Татарстанның рәсми порталында хәбәр ителә.
Фәрит Хәнифов Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Төрле елларда Алабугада төзелеш оешмаларында, Алабуга районы идарәсендә эшләгән, район һәм шәһәр башлыгы урынбасары булган. 2015-2015 елларда Татарстан төзелеш министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2015-2017 елларда Татарстан президенты ярдәмчесе була. 2017 елның февраленнән "Главгосэкспертиза России" оешмасының Казан филиалы җитәкчесе булып эшли.
Моңа кадәр Татарстанның төзелеш министры булган Ирек Фәйзуллин Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасына алынды.