Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин бөтен Русиядә торак реновациясе үткәрергә тәкъдим итте


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

Ул Мәскәүдә күп протестлар чыгарган реновация програмы өчен җавап тота иде.

Русиянең яңа билгеләнгән вице-премьеры Марат Хөснуллин Русия күләмендә торак реновациясе програмы кирәк булуын белдерде. Моның хакта ул "Вести в субботу" тапшыруына әңгәмәдә әйтте. Элегрәк Хөснуллин Мәскәү шәһәрендә реновация програмы өчен җавап бирә иде. Әлеге програм Русия башкаласында күпсанлы протестларга китергән иде.

"Әлегә без реновация проектын эре шәһәрләрдә сынап карый алабыз, чөнки реновация – ул зур акчалар, тормыш рәвешен үзгәртү", диде ул.

Шул ук вакытта, Русия күләмендә реновацияне "болай гына тотып башлап булмый", диде Хөснуллин. Аның сүзләренчә, әлеге идеяне башта уйларга, бәя бирергә кирәк.

2017 елда Мәскәү шәһәре хакимияте реновация програмын башлап җибәргән иде. Проект нигезендә хакимиятләр иске биш катлы йортларны җимереп, әлеге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүне тәкъдим итте. Програм күпсанлы бәхәсләр һәм протестларга китерде, аерым алганда җимерелә торган йортларны сайлау критерийлары һәм йортны җимерү турында тавыш бирү процедурасының ачык булмавы тәнкыйть утына тотылды.

2018 елда Русия думасына төбәкләрдә торак реновациясе турында канун өлгесе кертелгән булган.

Марат Хөснуллин 2001 елдан Татарстанның төзелеш министры булып эшләде. 2010 елның декабреннән 2020 ел гыйнварына кадәр Мәскәү мэрының төзелеш буенча урынбасары вазифасын үтәгән, реновация програмы өчен ул җавап тоткан. 21 гыйнвар көнне ул Михаил Мишустин җитәкләгән яңа хөкүмәттә вице-премьер вазифасына билгеләнде.

XS
SM
MD
LG