Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую турында җәмәгать тыңлаулары узачак


Явыз Иван
Явыз Иван

Төбәк җитәкчелегенең Дөнья татар форумы мөраҗәгатенә җавабында һәйкәлне кую турында халык белән киңәшү булачак диелә.

Әстерхан шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсендә җәмәгатьчелек белән фикер алышу узачак. Бу турыда Дөнья татар яшьләре форумының төбәк җитәкчелегеннән алган хатында әйтелә (хат Азатлыкта бар). Татар яшьләре оешмасы рәхимсез гамәлләре белән тарихка кереп калган урыс патшасы Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыгып, Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин исеменә хат язган иде.

Әстерхан өлкәсе идарәсенең эчке сәясәт мәсьәләләре бүлеге башлыгы Ризван Юнысов кул куйган хатта әйтелгәнчә, һәйкәл кую мәсьәләсе шәһәр идарәсе карамагында, әмма җәмгыятьтә килешү булсын өчен һәм иҗтимагый фикергә провакация йогынтысы булдырмау максатыннан һәйкәл мәсьәләсен иҗтимагый фикер алышу ярдәме белән хәл итәргә карар бирелгән.

Юнысов һәйкәлнең җәмәгатьчелек акчасына куелачагын да ассызыклый.

Узган елның декабрь азагында Дөнья татар яшьләре шурасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга мөнәсәбәтләрен белдереп, өлкә губернаторы Игорь Бабушкин, Әстерхан шәһәре мэры Алена Губанова һәм шәһәр хакимияте башлыгы Радик Харисов исеменә ачык хат юллаган иде. Татар яшьләре хатында Әстерханны яулап алучы патшага һәйкәл кую инициативасының төрле халыкларның тарихи хәтерен капма-каршы куюы, милләтара дуслыкны җимерүе әйтелгән иде. Форум шурасы тавыш бирүне, Явыз Иванга бәйле тарихи-мәдәни комплекс төзүне туктатырга чакырган иде.

Узган атнаны Әстерхан шәһәре хакимияте Явыз Иванга һәйкәл кую турында сораштыруны озайтты. Былтыр декабрьдә башланган тавыш бирү нәтиҗәләре 20 гыйнвар билгеле булырга тиеш иде, әмма аны тагын ике атнага – 3 февральгә кадәр озайттылар. Моны Әстерхан шәһәре хакимияте җәмәгатьтә зур бәхәсләр тудыру һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән мөрәҗагәтьләрнең күп булуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG