Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар китабы йортында Шәриф Камал музееның 70 еллыгы узачак


Шәриф Камал музее бинасы
Шәриф Камал музее бинасы

Күренекле татар язучысы Шәриф Камалның мемориаль фатирына нигез салынуның 70 еллыгы әдәби сәяхәт һәм интеллектуаль ярышлар белән билгеләп үтелә.

29 гыйнварда Казанда "Татар китабы йорты" үзенең 70 еллыгын билгеләп узачак. Бәйрәм Шәриф Камал фатир-музееның оешуына 70 ел тулуга туры китерелгән. Музей кунаклары өчен көн дәвамында төрле чаралар каралган.

Мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен "Ишекләрне ач..." әдәби квесты, урта һәм өлкән сыйныф мәктәп укучылары өчен "Әбүгалисина" дип аталган интеллектуаль квиз узачак дип хәбәр итә оештыручылар. Моннан тыш, Шәриф Камалның туганы Эльза Шакирова кунакларны язучының биографиясе, аның фатиры белән таныштырачак. Кичен яшь язучылар, композиторлар, җырчылар, актерлар, рәссамнар катнашында ретро-кичә узачак.

Казанда Шәриф Камал музее нигезендә Татар китабы йорты 2019 елның июнендә ачылды. Музейны һәм Татар китабы йортын шагыйрә Луиза Янсуар җитәкләде.

Татар китабы йорты татар әдәбияты белән кызыксынган кешеләр өчен мәйдан буларак ачылды. Биредә татар китабы барлыкка килү тарихына багышланган экспозиция, классик язучыларның шәхси китапханәләре, әйберләре, китап кибете, типография, медиа-үзәк, балалар бүлеге дә бар.

XS
SM
MD
LG