Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым журналисты Николай Семенадан мәхкәмә хөкеме алынды


Николай Семена
Николай Семена

Николай Семена сепаратизмда гаепләнеп, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 

Кырымда яшәүче журналист, Крым.Реалии сайты авторы, Украинаның атказанган журналисты Николай Семенага карата Акмәчетнең Русиягә буйсынган Железнодорожный районы мәхкәмәсе чыгарган хөкем алынган. Журналистка бу турыда карар тапшырылган. Әлеге документка ярашлы, аңа карата шулай ук сынау мөддәте вакытыннан алда туктатыла. Бу турыда Николай Семена Крым.Реалиига сөйләгән.

2016 елда журналистны ярымутрауны аннексияләү турындагы мәкаләсе өчен "сепаратизмга чакыру"да гаепләделәр. Мәхкәмә эше ярты ел барды.

Соңрак Русия хакимияте Николай Семенаны Кырымдагы 22 "экстремист" исемлегенә кертте.

2017 елның сентябрендә журналистка карата хөкем карары чыкты. Ул ике ярым елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Моннан тыш, аңа халык алдында чыгыш ясау белән бәйле эшчәнлек алып бару тыелды.

Элегрәк Украина илкүләм журналистлар берлеге Украина президенты Владимир Зеленскийдан Николай Семенаны оккупацияләнгән төбәкләрдә яшәүче затлар исемлегенә кертеп, Русия белән тоткарланучыларны алмашу вакытында аны илнең материк өлешенә кайтару мөмкинлеге тудыруны таләп иткән иде.

Николай Семенага карата чыгарылган хөкем карарына Украина тышкы эшләр министрлыгы, АКШ дәүләт департаменты, Европа берлеге һәм күп кенә халыкара оешмалар каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG