Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан мөселманнары Миңнехановтан Явыз Иванга һәйкәл куюны булдырмаска ярдәм итүен сорамакчы


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Мөселманнар Миңнехановка Әстерхан белән Татарстанның күп гасырлар буена килгән мәдәни, сәяси, дини һәм милли багъланышлары булу сәбәпле мөрәҗәгать итәргә булганнар

Әстерхан өлкәсе имамнары Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга Әстерхан өлкәсендә Явыз Иванга һәйкәл куйдырмауга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу турыда Әстерхан шәһәренең Ак мәчете имам-наибы Мөслим Юнысов хәбәр итә. Аңа кадәр Әстерхан өлкәсе мөселманнары һәйкәлне куйдырмавын сорап өлкә губернаторы Игорь Бабушкинга да хат юллаган иде.

Юнысов белдергәнчә, алар Татарстан президентына бу ике төбәкнең күп гасырлар буена килгән мәдәни, сәяси, дини һәм милли багъланышлары булу сәбәпле мөрәҗәгать итәргә булганнар. Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе Әстерхан өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең Мөхтәсибәт җыенында да күтәрелгән. Утырышта резолюция кабул ителеп, шуның нигезендә Әстерхан өлкәсе диния нәзарәте исеменнән өлкәнең дәүләт һәм муниципаль хакимияте оешмаларына рәсми мөрәҗәгать кабул ителәчәк.

28 гыйнварда Дөнья татар яшьләре форумы Әстерхан шәһәренең тезелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән дә үзенең мөрәҗәгатенә җавап алды. Идарә җитәкчесе Нина Абольянина кул куйган хатта Явыз Иванга һәйкәл кую инициативасы белән “Бөек урыс империясе” (“ВеРИм”) төбәкара ватанпарвәрлек иҗтимагый оешмасы чыкканы әйтелгән. Узган елның гыйнварында Әстерхан аграр университетында бу һәйкәлне кую турында җәмәгатьчелек белән фикер алышу узган, төбәкнең күп санлы иҗтимагый оешмалары бу идеяны хуплаган. Әстерхан өлкәсенең казак берләшмәләре, һөнәр берлекләре, ватанпарвәрлек берләшмәләре, аграр университет профессорлары, студентлар, Әстерхан епархиясе вәкилләре һәйкәл куюны бертавыштан яклап чыккан.

“Мәдәни-тарихи үзәк өчен урын мәсьәләсе ачык килеш кала. Шәһәр идарәсе Грозныйга һәйкәлне Ленин исемендәге үзәк мәйданда кую ярамаганлыгын әйтте, чөнки Явыз Иванның эшчәнлегенә төрле карашлар булу сәбәпле һәйкәл кую турында җәмәгатьчелек белән киңәшү зарур. Шуңа күрә электрон тавыш бирү уздырырга карар бирелде, җавап өчен тәкъдим ителгән сорауларда милләт-ара ызгышка чакырулар юк” диелгән хатта.

Идарә җавабында әйтелгәнчә, элегрәк Әстерханда төрле милләтләрнең күренекле вәкилләренә һәйкәлләр куелган, аларны җәмәгатьчелек белән киңәшмичә, этник җәмгыятьләр тәкъдиме белән, шәһәрнең этномәдәни үсеше хакына урнаштырганнар. Мисал итеп хатта төркмән шагыйре Фраги Мәхтүмколый, казакъ композиторы Кормангазы Сагырбаев, татар шагыйре Габдулла Тукай (һәйкәл Татарстан акчасына ясалган), Әзербайҗанның беренче президенты Гейдар Алиевка, фарсы фәлсәфәчесе Омар Хәйамга, шагыйрь Муса Җәлилгә, ногай мәгърифәтчесе Абдул-Хәмид Җанибәковка куелган һәйкәлләр телгә алына.

Әстерхан шәһәре хакимияте Явыз Иванга һәйкәл кую турында сораштыру оештыра. Ул 3 февральгә кадәр барачак.

XS
SM
MD
LG