Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: "Хәбировны психик хастаханәгә ябу белән даими куркытып тормакчылар"


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Җинаять кылуда гаепләнүче активист Рәис Хәбировка өченче утырышта да карар чыгарылмады. Аның яклаучысы Азатлыкка, Хәбировка карата мәҗбүри медицина процедуралары уздыру карары чыгарылып, аны "кармак"та тотмакчылар, диде.

29 гыйнвар Казанның Совет районы мәхкәмәсендә ТИҮ активисты Рәис Хәбировка карата ачылган җинаять эшенең чираттагы утырышы үтте.

Бу юлы беренче тапкыр зыян күрүче Александр Оношкин һәм аның шаһиты - тормыш иптәше Марина Оношкина тыңланды. Оношкин чыгышында ике арада булган низагны Хәбиров башлавын, үзенең гаепсез булуын, Хәбировның гафу үтенмәвен әйтте һәм аның төрмәгә утыртылуын таләп итте. Тормыш иптәше дә иренең сүзләрен җөпләде.

Хәбировның яклаучысы Алексей Златкин, Оношкинның Хәбировны "пычрак кеше" дип әйтүенә ризасызлык белдерде һәм яклаучысына нахакка гаепләү белдергән өчен хөкемдардан Оношкинга карата кисәтү ясавын таләп итте.

Оношкин 2019 елның 24 гыйнварында булган вакыйганы аңлатып бетергәннән соң Златкин гаепләнүченең яклаучысы буларак аңа үз сорауларын бирде.

Прокурор Альберт ​Салихов Златкинның сорауларын һәрдаим бүлдереп торды. Прокурорның мондый гамәле аның белән Златкин арасында бәхәсләр китереп чыгарды. Прокурорның мәхкәмәдә үзен бик иркен тотуы сизелеп торды.

Салихов ахырдан хөкемдарга, зыян бирүче дә, зыян күрүче як та тыңланды, вакыйга аңлашылды, зыян күрүче ягыннан өч шаһитны тыңлап тормыйча гына төп карарны чыгару кирәк дип тәкъдим итте.

Хәбировның яклаучысы прокурорның тәкъдименә каршы чыгып, мәхкәмә карарына кадәр Хәбировның психик яктан авырумы түгелме икәнен ачыклау өчен өстәмә экспертиза үткәрүне һәм бу экспертизаны Мәскәүнең Сербский исемендәге үзәктә уздыруны, Хәбиров психик яктан авырумы, ул җәмгыятькә куркыныч тудырамы-юкмы икәнлеген ачыклауны һәм Хәбиров авыру икән, аның өчен мәҗбүри медицина процедуралары таләп ителәме-юкмы дигән өч сорауга ачыклык кертүне таләп итте.

Прокурор яклаучының бу таләбенә каршы чыкты. Мәскәүдә экспертиза уздыру кирәк дигән карар чыгарылса, бу эш 2-3 айга сузылачак, бу исә зыян күрүченең хокукларын бозачак, шуңа күрә Хәбировка карата Казанда психик экспертиза уздырган белгечне киләсе утырышка чакырып тыңларга кирәк дип белдерде.

Златкинның Русия Югары мәхкәмәсенең, гаепләнүчегә өстәмә психик экспертиза башка урында уздырылырга тиеш дигән карарына карамастан, хөкемдар прокурорның тәкъдименә колак салды һәм Хәбировка беренче психик экспертиза уздырган белгечне киләсе мәхкәмә утырышына чакырып тыңлау кирәк, дигән карар чыгарды.

Хәбировка карата ачылган җинаять эше буенча мәхкәмә утырышы 5 февральдә дәвам итәчәк.

Яклаучы Алексей Златкин утырыштан соң Азатлыкка, мәхкәмә утырышында прокурор, гаепләнүче якның яклаучысына басым ясады, дип белдерде.

"Прокукор миңа зыян күрүченең үзенә сораулар бирергә комачаулады. Шулай ук прокурор минем Хәбировка карата икенче үзәктә өстәмә экспертиза уздыру таләбемә дә каршы чыкты. Беренче утырышта прокурор Хәбировка өстәмә экспертиза уздыру таләбемә каршы түгел иде. Ул вакытта башка прокурор иде. Хәзер исә прокурор фикерен үзгәртте.

Хәбировка карата уздырылган беренче экспертиза нәтиҗәләре нигезсез булуга карамастан, хөкемдар моңа һаман да икеләнеп карый. Аңа канун кушканча эшләп, өстәмә экспертиза билгеләргә нидер каршы чыга кебек тоела.

Хөкемдар бүгенге утырышта Хәбировка экспертиза уздырган белгечне киләсе утырышка чакыру карары чыгарды. Әмма ул белгеч үз карарына каршы сүз әйтмәячәге хәзердән үк билгеле. Экспертиза нәтиҗәләре бар бит инде. Аны ничек итеп тигезләячәге көн кебек ачык.

Хәбировка иң баштан ук стационар психиатрия экспертизасының ни өчен билгеләнүе аңлашылмый иде. Уртача авырлыктагы җинаятьтә гаепләнүче кешене бер айга авыр яисә аеруча авыр җинаятьчеләр тикшерелгән психик стационарга ябып куймыйлар.

Бу эшне алдан ук фсб үз кулында тотты. Монда анык формада активистка карата заказ булуы күренеп тора. Әгәр аңа карата мәхкәмәдән мәҗбүри медицина процедуралар уздыру карары кабул ителә икән, ул һәрвакыт "кармак"та булачак. Һәм бу "кармак" аны һәрдаим психик хастаханәгә кертүгә янап торачак. Хәбиров һәрвакыт контроль астында булачак", дип җиткерде.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров узган елның июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды.

Рәис Хәбировны "корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG