Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов зыян күрүче дип танылган җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылган


Рамил Шәмсетдинов һәм аның әтисе Сәлим Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов һәм аның әтисе Сәлим Шәмсетдинов

Мәхкәмә утырышы кайчан узачагы якын көннәрдә билгеле булачак.

Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов “бабайлыктан” зыян күрүче буларак бара торган җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылган. Бу турыда адвокат Руслан Нәгыев социаль челтәрдә хәбәр итте. "Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче буларак танылган җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылды, аңа 1-10/2020 саны бирелгән, хөкемдар Олеся Кущенко җитәкчелегендә алып барылачак", дигән Нәгыев.

Шәмсетдиновның хәрби хезмәттәгеләр арасында низамнамәгә сыймаган мөнәсәбәтләр хакында җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы хакында узган елның декабрендә билгеле булды.

25 октябрьдә Рамил Шәмсетдинов сак алышынган вакытта хезмәттәшләренә төбәп ут ачты, нәтиҗәдә барлыгы сигез кеше үлде. Рамилнең әтисе улының бу адымына бары аны мыскыл итүләр һәм җәберләүләр генә сәбәп була алганын сөйләде.

Адвокат Нәгыев әйтүенчә, гаскәрдә төрмә тәртипләре кулланылган. Рамилгә унитазда тончыктырып үтерү белән янаганнар. "Ут ачар алдыннан ул өч көн кизү торган, өч көн йокламаган. Аңа сактан бушагач бәдрәфкә башыңны тыгып батырып үтерәбез дип вәгъдә биргәннәр” дип сөйләгән иде Нәгыев.

XS
SM
MD
LG