Accessibility links

Кайнар хәбәр

S7 очкычында юлчы хатын шартлату белән янаган


S7 һава ширкәте очкычында баручы хатын очкыч җиргә төшеп утырганнан соң аны шартлату белән янаган. 

Мәскәүнең Домодедово һава аланына Кырымнан килгән рейста бер хатын-кыз очкычны шартлату белән янаган. Ул утыргычлар арасындагы юлны каплап, беркемне уздырмаган, экипаж әгъзаларын һәм бүтән юлчыларны якын китермәгән. Үзе белән букча булган, ул анда шартлаткыч бар дип кычкырган дип яза Интерфакс. Шул ук вакытта ул нинди дә булса таләпләр куймаган диелә.

Һава аланы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юлчы хатын исерек булган. Очкычны аерым урынга тарттырып күчергәннәр. “Очкычны һава аланының иминлек хезмәте һәм куәт оешмалары вәкилләре каршы алды, тиешле чаралар күрелде”, диелгән һава аланы аңлатмасында. Хатынны тоткарлаганнар, ул токсикология һәм мәхкәмә-медицина тикшерүенә җибәреләчәк.

Flightradar хезмәте мәгълүматына караганда, рейс Аэробус-A321 очкычы тарафыннан башкарылган, анда 220 гә кадәр санда юлчылар булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG