Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең яртысы Конституцияне Путин өчен үзгәртәләр дип саный


Халыкның күп өлеше Төп канунның абруе төшүен әйтә. Бу күрсәткеч соңгы 15 елда иң югары дәрәҗәсенә җиткән.

Русияләрнең 47 проценты Конституциягә Русия президенты тәкъдим иткән үзгәрешләр Владимир Путинның үзенең мәнфәгатьләре өчен, аңа вәкаләтләрен киңәйтергә һәм 2024 елдан соң да хакимияттә калырга мөмкинлек бирер өчен эшләнә дип саный. Бу мәгълүматны Левада халык фикерен белешү үзәге китерә. Сораштыру нәтиҗәләре белән Ведомости танышкан.

Респондентларның 44 проценты президентның әлеге үзгәрешләр халыкның күпчелеге мәнфәгатендә дәүләт белән идарә итүне камилләштерү өчен кертелә дигән сүзләренә ышануларын белдергән.
Шул ук вакытта социологларның “Конституциягә үзгәрешләр кертү турында ни дә булса ишеткәнегез бармы” дигән соравына 22 процент кеше “яхшы хәбәрдар”, 58 проценты – “нәрсәдер ишеттек” һәм 20 проценты “беренче тапкыр ишетәм” дип җавап биргәннәр.

Конституциянең роле турында сорауга җавап биреп, респондентларның 30 проценты бу документ бер әйбергә дә йогынты ясамый, чөнки аның белән санлашучылар аз, дигән. Шундый фикердә торучылар саны биш ел эчендә 17 пунктка артып, 2005 елдан бирле иң зур күрсәткечкә менгән. Шул ук вакытта “Конституция ватандашларның хокукларын һәм ирекләрен гарантияли” дип санаучылар саны кискен кимегән – 48 проценттан 27 процентка кадәр төшкән.

  • Конституциягә үзгәрешләр кертергә ниятләве хакында Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль җыенга юлламасында хәбәр итте. Аерым алганда, президент Русия кануннарын халыкара кануннардан өстенрәк икәнен Төп канунга беркетергә, шулай ук үзе тарафыннан торгызылган Дәүләт шурасының статусын һәм ролен беркетеп куярга тәкъдим итте.
  • Оппозиция вәкилләре Путин бу чараларны 2024 елда мөддәте тәмамланганнан соң Дәүләт шурасын җитәкләп, шул рәвешле хакимиятне үз кулында тотып калырга тели дип фаразлый.
  • Конституциягә үзгәрешләрне әзерләү өчен Путин эшче төркем булдырды. Аңа 75 кеше керде. Эшче төркем әгъзалары Конституциягә 100 дән артык яңа пункт тәкъдим итте. Алар арасында президент атамасын “югары хәким” дип үзгәртү, православиены илнең төп дине дип, Русиягә “Икенче дөнья сугышында җиңүче дәүләт” дигән статусны язып кую кебек тәкъдимнәр бар.
  • Конституциягә үзгәрешләр турында канун өлгесен беренче укылышта Дәүләт думасы бертавыштан кабул итте. Икенче укылыш 11 февральгә билгеләнгән, ләкин аны соңгарак күчерергә дә мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG