Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кытай белән ике арада тимер юл йөрешен туктатты


Кытайда яңа коронавирус йоктыручылар саны 17 205 кешегә җитте. Авыруның илгә үтеп керүен булдырмас өчен Русия Кытайга юлчылар ташучы поездлар йөрүен вакытлыча туктатты.

3 февральдән башлап Русиядән Кытайга юлчылар ташучы поездлар йөреше туктатыла. Бу турыда Русия тимер юллары ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Кытай хөкүмәте моңа җавап итеп Русиягә поездлар җибәрүен туктаткан дип яза МБХ медиа.

3 февральгә алынган саннарга караганда, Кытайда яңа коронавирусны йоктыручылар саны бер тәүлек эчендә 2829 кешегә арткан һәм хәзер 17205 кеше тәшкил итә. Барлыгы 361 кеше үлгән, 480 кеше терелгән. Вирус булуга шикләнелеп 152 700 кеше хастаханәләрдә ята дип хәбәр ителә.

2019-nCoV короанвирусы Кытайдан кала дөньяның тагын 26 илдә табылды. Русиядә ике Кытай кешесендә бу авыру барлыгы ачыкланды. 2 февральдә Кытайдан кала бүтән илдә беренче үлем очрагы теркәлде – Филиппиннарда 44 яшьлек ир-ат үлде.

Яңа коронавирус 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә килеп чыкты. Аның чыганагы шәһәрдәге тере кыргый җәнлекләр сатыла торган базар диелде.

30 гыйнварда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуны халыкара әһәмияткә ия булган гадәттән тыш хәл дип таныды.

XS
SM
MD
LG