Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВЦИОМ: русияләрнең күпчелеге Конституциягә үзгәрешләрне хуплый


Русияләрнең 79 проценты Төп канунга Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләрне мөһим дип санавын белдергән.

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) ачыклаганча, русияләрнең 76 проценты Төп канунга ил җитәкчесе Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләрне мөһим дип санавын белдергән. 16 проценты башкача уйлавын әйткән. Үзгәрешләр арасыннан халыкның тормыш шартларын яхшыртырга вәгъдә биргәннәрен халык аеруча нык хуплаган. Мәсәлән, Конституциядә пенсияләрне даими рәвештә индексацияләп тору, төрле социаль түләүләр, минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан түбән булмаска тиешлеген язу кебек үзгәрешләрне респондентларның 91 проценты яклап чыккан. ВЦИОМ хисабы хакында РБК яза.

Президентлыкка намзәт Русиядә 25 елдан да ким яшәмәгән булырга тиеш дигән тәкъдимне 87 процент кеше хуплаган, депутатлар, губернаторлар һәм башка дәүләт хезмәткәрләренең чит ил ватандашлыгы булмаска тиешлеген 68 процент дөрес дип бәяләгән.

Президентның ике мөддәт рәттән сайлана алмавына 66 процент халык уңай каравын, 15 проценты - каршы булуын белдергән.
Русия Конституциясен халыкара хокук нормаларыннан өстен куюга уңай караучылар - 63 процент, тискәре - 14 процент.

Левада халык фикерен белешү үзәге гыйнвар ахырында уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 47 проценты Конституциягә үзгәрешләр Путинның хакимияттә 2024 елдан соң да калуын тәэмин итәр өчен кертелә дип санавын әйткән иде.

  • Конституциягә үзгәрешләр кертергә ниятләве хакында Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль җыенга юлламасында хәбәр итте. Аерым алганда, президент Русия кануннарын халыкара кануннардан өстенрәк икәнен Төп канунга беркетергә, шулай ук үзе тарафыннан торгызылган Дәүләт шурасының статусын һәм ролен беркетеп куярга тәкъдим итте.
  • Оппозиция вәкилләре Путин бу чараларны 2024 елда мөддәте тәмамланганнан соң Дәүләт шурасын җитәкләп, шул рәвешле хакимиятне үз кулында тотып калырга тели дип фаразлый.
  • Конституциягә үзгәрешләрне әзерләү өчен Путин эшче төркем булдырды. Аңа 75 кеше керде. Эшче төркем әгъзалары Конституциягә 100 дән артык яңа пункт тәкъдим итте. Алар арасында президент атамасын “югары хәким” дип үзгәртү, православиены илнең төп дине дип, Русиягә “Икенче дөнья сугышында җиңүче дәүләт” дигән статусны язып кую кебек тәкъдимнәр бар.
  • Конституциягә үзгәрешләр турында канун өлгесен беренче укылышта Дәүләт думасы бертавыштан кабул итте. Икенче укылыш 11 февральгә билгеләнгән, ләкин аны соңгарак күчерергә дә мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG