Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: кырымтатарлар хәлен күзәтүне дәвам итәчәкбез


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русиянең Кырымны аннексияләве белән килешмәвен тагын бер кат белдерде. 

Төркия президенты Рәҗәп Тайиб Эрдоган Әнкараның Кырымны Русия аннексияләвен танымавын белдерде. Ул моны Киевка очар алдыннан журналистлар белән очрашуда әйткән. Эрдоган шулай ук Төркиянең крымтатар халкы язмышын күзәтүен дәвам итәчәген дә искәртте.

"Без Украинаның бербөтенлеген яклауны дәвам итәчәкбез, Кырымның канунсыз аннексиясен танымыйбыз. Безнең Украина белән мөнәсәбәтләребезнең мөһим бер ягы – кырымтатарлар, без аларның хәлен күзәтүне дәвам итәбез", диде Эрдоган.

2017 елның көзендә Украинаның ул вакыттагы президенты Петр Порошенко белән очрашудан соң Эрдоган Кырымны Русия аннексияләвен танымау турында белдергән иде. Төркия "Украинаның суверенитетына һәм бербөтенлегенә теләктәшлек белдерүен дәвам итәчәк" диде ул. Эрдоган шулай ук Төркиянең тоткынлыктагы крымтатарларга ярдәм итәргә омтылуын әйтте.

Русия Кырымны 2014 елда референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

XS
SM
MD
LG