Мәскәүдә Русия думасы бинасы янында урам чарасы узган, анда катнашучы җиде кеше тоткарланган. Алар үз-үзләрен кул богаулары ярдәмендә дума коймасына эләктереп куйган һәм койма буйлап “Барлык сәяси тоткыннарга да - ирек” дип язылган баннер элгәннәр. Бу турыда МБХ медиа яза.
“Ачык Русия” оешмасы сүзчесе Константин Фомин сөйләгәнчә, чарада катнашучыларны Федераль сак хезмәте вәкилләре тоткарлаган, аннары полиция килгән. Тоткарланучылар - “Бүтән Русия” теркәлмәгән фиркасе әгъзасы Михаил Аксель, шул ук фиркадән Марат Сәләхиев, Pussy Riot вәкиле Александр Софеев, “Халык каршылыгы берлеге”ннән Андрей Овчинников һәм активистлар Татьяна Колобакина, Людмила Сукова, Александра Попова.
“Русия сәяси карашлар өчен эзәрлекләү мөмкин булмаган илгә әйләнергә тиеш”, дип белдергән чарада катнашучылар. Алар әйтүенчә, баннер нәкъ менә Русия думасы янында эленгән, чөнки шушы бина диварларында чыккан репрессив кануннар сәяси карашлары өчен хөкем ителгән кешеләрнең язмышларын сындыра һәм бөтен илнең тормышын агулый. Активистлар “Мәскәү эше”, “Новое величие”, “Сеть” эшләре кысаларында тоткарланучыларны, Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарны кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итте.