Азат Мифтаховның тоткарлануына бер ел тулу уңаеннан төрле ил аспирантлары флешмоб оештырды.
АКШтагы Һарвард, Джорджия, Стэнфорд, Төньяк-Көнбатыш университетлары һәм Массачусетс технология институты (МИТ) аспирантлары Азатка теләктәшлек белдерде. Бу турыда FreeAzat! төркеме хәбәр итә.
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтаховны 1 февраль көнне тоткарлыйлар, тулай торакта аның бүлмәсендә тентү үткәрәләр. Азатны шартлаткыч ясауда гаеплиләр. Тоткарлаудан соң Азат полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерә, гаепне танымаса, шөреп боргыч белән газаплаячаклары белән янаулар турында сөйли.
Шартлаткыч ясау расланмагач, Мифтахов 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнә. Аны сак астында тоту вакыты бер ел дәверендә даими озайтылып килде. Чираттагы мәхкәмә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә 4 февральгә билгеләнгән.
Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра.
Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язды. Хатта ул Азатның сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйли.