Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кар күп төшү сәбәпле Уфада гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде


Уфа урамында
Уфа урамында

Уфада кар берничә тәүлек дәвамында ява, шәһәрнең хуҗалык хезмәтләре урамнарны чистартырга өлгерми. 

Уфа шәһәре мэриясе соңгы көннәрдә кар күп төшү һәм каты җил сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертүен белдерде. Бу чара шәһәрдә булган бар техниканы кар басу белән көрәшкә җәлеп итәргә һәм карны тәүлек дәвамында шәһәрдән чыгарырга мөмкинек бирәчәк диелгән мэрия карарында. Яңа тәртип 3 февральнең 17.00 сәгатеннән башлап кертелә, ул кайчанга кадәр дәвам итәсе әйтелми.

Уфа кешеләренә шәһәрдән читкә чыгып йөрмәскә, ә машина йөртүчеләргә тизлекне арттырмаска, машина белән кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә.

Берничә тәүлек дәвамында яуган кар Уфаның бөтен урамнарын басып киткән, коммуналь машиналар үзәк урамнарны да чистартып өлгерә алмый. Бөтен җирдә кар көртләре, шәһәр транспорты аларны үтә алмый, юлларда тыгыннар барлыкка килә. Йорт ишегалларына техника керми, юллар чистартылмый дип зарлана шәһәр кешеләре.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин шәһәр хезмәте диспетчерлары халыктан килгән зарлануларга җавап бирми, аларны күрмәгәнгә сабыша дигән. Ул шулай ук 4 февральдә Уфа шәһәр идарәсе хезмәткәрләренең кар көрәргә чыгачакларын да белдергән.

3 февраль көндез Уфа мэриясе күпчелек юнәлешләрдә шәһәргә йөк машиналары керүен чикләгән иде. Шулай ук М-5 федераль автомагистраленең һәм Уфа-Оренбур трассасының аерым өлешләрендә транспорт йөреше чикләнде.

Синоптиклар фаразынча, Уфада һава торышы алга таба да начар булачак, бу алдагы атнада дәвам итәчәк.

Шушыңа охшаш хәл Уфада 2016-2017 ел кышында булган иде. Ул вакытта Ирек Ялалов җитәкләгән шәһәр мэриясенең җитәрлек чаралар күрмәвен халык кискен тәнкыйтьләде. Ачык Русия оешмасы вәкилләре Ялаловны эшеннән алу тәкъдиме белән чыкты. Юрист Айдар Муллануров шәһәрне кардан тиешенчә чистартмаган өчен Уфа мэриясен мәхкәмәгә бирде.

XS
SM
MD
LG