Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаман Габышев адвокатлары Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән


Шаман Александр Габышев

Адвокатлар Александр Габышевны тоткарлауның канунга каршы килүен әйтә.

Мәскәүгә “Путинны куар өчен” сәфәр чыгуы белән танылган якут шаманы Александр Габышевның адвокатлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар Габышевны полиция тоткарлавын канунга каршы килә дип белдерә. Бу турыда Себер.Реалиигә “Правозащита Открытки” берләшмәсе вәкиле адвокат Алексей Прянишников хәбәр иткән.

2019 елның 10 декабрендә шаманны полиция тоткарлаган иде. Аңа карата административ эш ачылды. Габышевны полициягә буйсынмауда гаепле дип табып бер мең сумга штрафка тарттылар.

Адвокатлары белдергәнчә, полициянең Габышевны тоткарларга һәм аның кылычын полициягә бирүен таләп итәргә бер кануни нигез дә юк. Шаманга карата Европа кеше хокуклары конвенциясенең берьюлы өч маддәсе бозылган ди аны яклаучылар. Аерым алганда, аның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукы, гадел хөкемгә хокуклары бозылган.

Шаманны җәмгыятькә куркыныч тудырганы өчен түгел, ә аның карашларын төзәтү өчен тоткарлаганнар дип искәртә адвокатлар.

Моннан тыш, Страсбург мәхкәмәсенә Габышевның фикердәшләре Алексей Брылоев һәм Кирилл Мөхтәруллин да мөрәҗәгать иткән.

2019 елның март аенда якут шаманы Александр Габышев Якутски шәһәреннән Мәскәүгә барачагы турында игълан иткән иде. Ул Путинны "кара көчләр тудырган зат" дип атады, һәм аны кууны көчле шаман гына булдыра ала диде. Габышев өч мең чакрым араны җәяү үтте, күп кеше аңа теләктәшлек белдерде. 18 сентябрдә Бурятия һәм Иркутски өлкәсе чигендә аны ФСБ тоткарлады һәм кире Якутскига озатты.

Шаманны психоневрологик диспансерга урнаштырдылар һәм акылы зәгыйфь дип таныдылар. Соңрак аны экстремистлык эшчәнлеккә чакыруда гаепләп, җинаять эше ачтылар. Сентябрь ахырында читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр.

8 декабрдә Габышев Мәскәүгә икенче йөрешен башлады. 10 декабрдә медиада шаманны "тикшерү эшләре уздыру өчен" полиция эзли дип язды. Полиция шаманның туган өенә дә килгән дип хәбәр ителде.
11 декабрдә хокук яклаучылар Габышевка карата җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Аның тарафдарлары Алексей Брылев белән Кирилл Мөхтәруллинга, полициягә буйсынмаулары аркасында һәрберсенә 1 мең сум күләмендә штраф салдылар.

Якут шаманы Александр Габышев 2020 елның 11 гыйнварда янә Мәскәүгә Путинны куарга барачагы хакында белдерде. Юлга март аенда кузгалачак дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG