Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгән тагын бер тоткынның җәзалануын таныды


Мәхкәмәдә "Чистай җәмәгате" эшен карау, архив фотосы
Мәхкәмәдә "Чистай җәмәгате" эшен карау, архив фотосы

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе “Чистай җәмәгате” эше нигезендә хөкем ителгән тагын бер тоткынның, Рафаил Зариповның полициядә җәзалауларга дучар булганлыгын таныды. Бу турыда “Idel.Реалии"га аның туганнары хәбәр иткән.

Рафаил Зариповны эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе хезмәткәрләре 2013 елның 5 декабрендә тоткарлады. Аны шул ук көнне тикшерү изоляторыннан алып чыгып җәзаларганнар, тешләренә, корсагына һәм җенси органнарына электр җибәргәннәр диелә.

“Шикаять итүчене кулларыннан артка богаулап асканнар, башын аякларына таба каерганнар. Хезмәткәрләр аннан үзен җинаять кылучы буларак тануны таләп иткән, әнисен һәм хатынын җәзалау белән янаган. Каты җәзалаулар икенче көн иртәсендәге сәгать өчкә кадәр дәвам иткән”, диелә мәхкәмә карарында.

Түбән Кама тикшерү изоляторында берничә көн булганнан соң ул хастаханәгә эләгә. Зариповны сидек куыгы ярылган, умыртка кимерчәге чәрдәкләнгән һәм үпкәсе җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә салалар. Шуннан соң ул җәзалаулар турында ачык хат яза. Хатта ул үзен шәрә хәлдә дуңгыз салосы ашарга мәҗбүр итүләре турында да яза.

Ул чакта Түбән Кама полициясе “шикләнелүчегә бармак белән дә” тимәүләрен белдерде. Татарстан эчке эшләр министрлыгы да җәзалаулар турында хәбәрне кире какты, моны тоткарланганнарның зур җинаять өчен җаваплылыктан котылырга теләве белән аңлатты. Зарипов Тикшерү комитетына да мөрәҗәгать итеп караган, әмма анда аның шикаятен кире какканнар.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе полициядәге җәзалаулар өчен Русия Зариповка 39,7 мең евро (2 млн 730 мең сум) түләргә тиеш дигән карар чыгарды. 2017 елның мартында 23 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителгән Зарипов Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә 2015 елда ук мөрәҗәгать иткән булган.

“Чистай җәмәгате” эшен тикшерү барышында бары Рафаил Зарипов белән Марат Сабиров кына үзләрен гаепле дип танудан баш тартты. Соңрак калган җиде тоткын үзләрен гаепле дип танырга җәзалаулар нәтиҗәсендә мәҗбүр булганлыкларын белдерде.

4 февральдә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Айрат Ситдыйков та полициядә җәзалауларга дучар булган дип тапты һәм Русия аңа 30 мең евро компенсация түләргә тиеш дип карар чыгарды. Ситдыйков әйтүенчә, җәзалаулар 2013 елның декабреннән 2014 елның февраленә кадәр вакыт аралыгында булган.

XS
SM
MD
LG