Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигъмәтҗанованың "Барс Медиа" турында сүзләрен ялган детекторында тикшерделәр


Ландыш Нигъмәтҗанова сүзләрен ялган детекторында тикшерделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:21 0:00

14 февральдә Казанда татар җырчылары журналистларның "Барс Медиа" җәнҗалы турындагы сорауларына җавап бирде. Соңыннан Ландыш Нигъмәтҗанованың сүзләрен ялган детекторында тикшерү уздырылды.

Җырчылар, ә алар бу юлы тугыз кеше иде, гадәттәгечә, "Барс Медиа" безне кеше итте дип аңа мәдхия укыды һәм җырчы Иркәне тискәре яктан телгә алдылар. Алар фикеренчә, кайсы җырчыны таныту, кемне, киресенчә, сәхнәдән төшерү эше белән нәкъ менә Иркә идарә итә, "Барс Медиа"ның хәзерге җитәкчесе Динә Гәрәева аның сүзен генә тыңлый.

"Барс Медиа" белән җиде ел хезмәттәшлек иткән җырчы Илмира Нәгыймова җырчы Иркә аркасында үз җырларының халыкка барып ирешмәвенә зарланды. "Нигә шушы бер кеше безнең җырларыбызны халыкка җиткерүгә киртә куя? Без бит аңа тимибез. Кемне җырлатырга, кемне җырлатмаска икәнен нигә ул хәл итә?", дип Элвира "Барс Медиа"дагы хәлләргә ризасызлыгын белдерде.

Азатлык берничә тапкыр "Иркәне гаепләүнең максаты нидә? Нинди нәтиҗә көтәсез?" дигән сорау бирде, әмма анык җавап ишетелмәде.

Очрашуда күбрәк җырчы Ландыш Нигьмәтҗанова сөйләде. Нигьмәтҗанова әйтүенчә, хәзер "Барс Медиа" аны бетерергә тели, радио-телевидениедә аның җырларын җырлатмый. Хәзер ул төрле шикаятьләр язуы, юристлар белән эш итүе турында да белдерде.

Очрашуга ялганны сизә торган җиһаз да китерелде. Әмма анда барысы да таралгач, Ландыш кына җавап бирде. Журналистларга “бу озак процесс һәм җырчы шәхси сорауларга җавап бирәчәк, аны яздыру тыелган" дип аңлатылды. Болай да берничә сәгатькә сузылган очрашудан соң соңга калган журналистлар да таралды.

Әлегәчә кадәр "Барс Медиа" җитәкчелеге дә, җырчы Иркә дә гаепләүләргә җавап бирер өчен аерым матбугат очрашуын да җыймады, рәсми белдерү дә ясамады.

Гыйнвар ахырында татар эстрадасы, аерым алганда "Барс Медиа" ширкәте тирәсендә җәнҗал купты. Татар җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар "Барс Медиа"дан китүен, элемтәләрен өзүен белдерде. Татар артистралары җырчы Иркәнең "Барс Медиа" ширкәте җитәкчелеге, аның мөдире Динә Гәрәевага тәэсир итеп, ширкәттәге кадрлар мәсьәләсенә тыкшына дип ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG