Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкәмәсе Русиянең ЮКОС инвесторларына 50 млрд доллар кайтарырга тиешлеген раслады


Нидерландтагы аппеляция мәхкәмәсе ЮКОС ширкәте хиссәләре ияләренең Русиягә карата шикаятен кәнәгатьләндерде. Русия Юстиция министрлыгы бу карарны шикаять итәчәген әйтте.

Һааг мәхкәмәсе Русиянең ЮКОС ширкәте хиссәләрен тотучыларга 50 миллиард доллар күләмендә компенсация түләргә тиешлеген таныган дип хәбәр иткән Reuters.

2014 елның июлендә Һаагтагы мәхкәмә Русияне ЮКОС нефть ширкәте акчаларын урлауда гаепләде һәм 2015 елның 15 гыйнварына кадәр инвесторларга бу акчаны кире кайтарырга һәм 65 миллион доллар штраф түләргә карар кабул итте. 2016 елда һааг бүлге мәхкәмәсе бу карарны юкка чыгарды. Хиссә ияләре үз чиратында әлеге карарны апелляция мәхкәмәсенә бирде.

Русия юстиция министрлыгы Һааг апелляция мәхкәмәсенең карарын шикаять итәчәген белдергән.

2003 елда хакимиятләр ЮКОСны салымнарны түләмәүдә гаепләде. Ширкәт башлыгы ялган юл белән акча үзләштерү өчен төрмәгә хөкем ителде. ЮКОС акчалары дәүләтнеке булган "Роснефть" ширкәтенә күчте. Яңа хуҗа компенсация түләүдән баш тартты. Мәхкәмә эше 10 елдан артык дәвам итте.

XS
SM
MD
LG