Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Төхвәтуллин җанисәптә татар мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт башларга чакырды


Рамил Төхвәтуллин җанисәптә татар мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт башларга чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:55 0:00

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин 2020 елның октябрь аенда узачак җанисәпкә җаваплырак карарга чакырды. Депутат бу юнәлештә эшли торган махсус координацион үзәк төзергә тәкъдим итте. Шулай ук ул Русия төбәкләрендәге татарларга мөрәҗәгать язып таратырга чакырды.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, депутат Рамил Төхвәтуллин 2020 елның көзендә узачак җанисәпкә җаваплырак карарга чакырды. Ул җанисәптә татарларның санын киметмәү өчен берничә тәкъдим белән чыкты.

"Билгеле булганча, 2002 һәм 2010 еллар арасында Русиядә яшәгән татарларның саны 200 меңгә кимеде. Күп кенә экспертлар, шул исәптән Мәскәү галимнәре һәм академик Валерий Тишков фикеренчә, бу кимүнең сәбәбе Башкортстанда яшәгән бер өлеш татарларны, алар 150-200 мең булырга мөмкин, башкорт милләтенә кертеп язуларында. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә дә ул күрше республикада кайбер даирәләр, алар арасында галимнәр дә бар, бу экспериментны кабатларга ниятли.

Шуның өстенә Башкортстан җирлегендә аерым төбәктә яшәүче бик нык катнаш булган татар-башкортларның туган телен башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итеп, мәктәпләрдә, андый катнаш авылларда бер генә мәктәп була, татар теле урынына башкорт телен кертергә тәкъдим итәләр һәм бу юнәлештә актив рәвештә пропаганда алып барыла.

Эш шулай дәвам итсә татарлар саны тагын да кимергә мөмкин. Җитмәсә гомуми демографик вазгыять тә татарлар файдасына түгел. Бу мәсьәлә татар җәмәгатьчелеген бик нык борчый. Безнең парламент моны контрольгә алырга тиештер дип саныйм. Фәнни даирәләр, иҗтимагый оешмалар, депутатлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә координацион үзәк төзеп, оештырып үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый торган хәрәкәт башларга тиеш дип саныйм", диде Төхвәтуллин.

Шулай ук ул Русия төбәкләрендәге татарлар өчен мөрәҗәгать кабул итәргә чакырды.

"2002-2010 елларда җанисәп вакытында безнең парламент махсус карар кабул иткән иде. Шушы карар нигезендә бу чараның әһәмиятен аңлатып мөрәҗәгать язган иде һәм бөтен Русия субъектларына тараткан иде. Быел да ул чараны кабатларга кирәк. Шул ук карарны кабул итәргә кирәк дип уйлыйм һәм бүгенге көн таләпләренә туры килгән мөрәҗәгать язып, төбәкләргә таратырга кирәк дип саныйм", диде депутат Төхвәтуллин.

2010 елдагы җанисәп Башкортстанда 1 миллионнан артык татар яшәвен күрсәтте. Республикада яшәүче татар активистлары 2002 һәм 2010 елларда узган сан алу вакытында 200 меңгә якын татар кешесен башкорт дип яздырганнар дип белдерә. Рәсми Уфа бу гаепләүләрне кире кага.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Депутат Ркаил Зәйдулла үз чыгышында мәктәпләрдә ана телләрен укыту мәсьәләсендә кабат прокурор тикшерүләре башлануына борчылу белдерде.

"Узган утырышларның берсендә татар теленең мәктәпләрдәге аяныч хәле турында сөйләгән идем, әмма берни үзгәрмәде. Киресенчә, тел куллану даирәсе тарая гына бара. Мәктәпләрдә 6 февральдән 4 мартка кадәр тикшерүләр дәвам итә. Мәктәпләрнең телләр укытуда федераль һәм төбәк кануннарына туры килүен тикшерәләр. Минем белүемчә, мондый хәл Татарстан һәм Башкортстаннан кала башка бер генә милли республикада да юк”, диде Зәйдулла һәм бер татар теле укытучысының “СОлНЦе” мәктәбе мөдире Павел Шмаковка язган хатын укыды.

Татарстан прокуроры урынбасары Сергей Старостин бу тикшерүләр соңгы вакытта Русиянең кайбер мәктәпләрендә экстремистлык һәм террорчылык очраклары күзәтелүе сәбәпле уздырыла дип аңлатты. Аның сүзләренчә, беррәттән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор белән бергә мәктәпләрдә телләр укыту мәсьәләсе дә тикшерелә. Старостин бернинди каршылыклар да юк һәм тикшерүләр инде киләсе сишәмбе тәмамланачак дип белдерде.

Ркаил Зәйдулла шулай ук Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә дә тукталды.

“Федерализм асылына яный торган үзгәрешләр кертелүе битараф калдырмаска тиеш. Парламент үз сүзен әйтергә тиеш”, диде ул.

XS
SM
MD
LG