Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урман күле" форумында яшьләр тел язмышы турында фикерләште


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мәскәү өлкәсендә узган "Урман күле" форумында татар яшьләре глобализация шартларында туган телнең киләчәге турында фикер алышты.

22-24 февраль Мәскәү өлкәсендәге Домодедово шәһәрендә "Урман күле" яшьләр форумы узды. Әлеге форумны өч ел рәттән Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте, Мәскәү өлкәсе диния нәзарәте ярдәмендә "Бердәмлек" яшьләр клубы оештыра. Өч көнлек програмда режиссер, психолог, тарихчы, сәясәт һәм хокук белгечләре катнашында лекцияләр, семинарлар, остаханәләр узды. Делегатлар арасында, Мәскәү өлкәсеннән тыш, Петербур, Уфа, Түбән Новгород, Ижау, Казан яшьләре дә бар иде. Оештырулар белдерүенчә, чит төбәкләрдән килгән кунакларның чыгымнарын Мәскәү Татар штабы күтәргән. Форумны оештыруда ярдәм итүчеләр арасында "Заманча" продюсерлык үзәге һәм башка татар эшкуарлары да бар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Форум ачылышында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим, Мәскәү өлкәсе диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Мурат Биканаев, икенче ел рәттән форумны кабул итүче "Пространство детской мечты" парк-кунакханәсенең җитәкчесе Ольга Черкасова катнашты.

Форум чараларында режиссер Айнур Сафиуллин, психолог-коуч Лилия Гадел, юрист Платон Шамаев, өстәл уеннары оештыручы Гүзәл Рахманова катнашты.

Форумның төп програмы аның икенче көнендә башланды. "Татарлар күзләрен ача" дискуссиясенә Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов һәм сәясәт белгече Руслан Айсин чакырылган иде.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Айрат Фәйзрахманов оештыручылар сайлаган дискуссия темасын "Уян, татар!" шигаренә җавап булып яңгыравына игътибар итте: "Татар күзләрен ача инде". Айрат хәзерге хәлләргә позитив карый.

"Позитив трендлар бар. Негатив трендлар күбрәк булса да, өметсез шайтан гына. "Урман күле" кебек форумнар, Дөнья татар яшьләре форумы проектлары шуңа дәлил. Ислам ягыннан карасак, Казаныбызда да яшьләр мәчеткә тартыла. Татарны уятып була, ул үз тарихында берничә күтәрелеш кичергән. Егерменче еллардагы күтәрелешләр аркасында татар матбугаты Тукайны таныткан кебек, хәзерге мәгълүмат чаралары, мәсәлән, Айсинны танытты" диде ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин фикеренчә, бу тема рус телендә язучы Гүзәл Яхинаның соңгы елларда бик рекламланган "Зөләйха күзләрен ача" әсәренә киная буларак та яңгырый. Айсин әсәрдәге Зөләйханың урыс мохитына эләккәч кенә "күзе ачылуын" тәнкыйть итә.

Глобализация аркасында югала баручы телләрне торгызу механизмнарын искә алып, Айсин мисалга иврит телен китерде: яһүдләрдә ул дин теле буларак кына калса да, алар бу телне ике мең елдан соң торгыза алган. "Бездә дә татар теле — мәчет теле, авыл мәчетләрендә кулланыла. Димәк, без дә тюбиктан чыккан пастаны кире тутыра алабыз. Коръән Кәримдә "Без сезне төрле халыклар итеп яраттык", диелгән. Тел ясалма яратыла торган әйбер түгел. Идо, эсперанто кебек телләр — ясалма телләр, ләкин аларда энтузиастлар гына сөйләшә. Гомумән, теләсә кайсы тел үсешкә таба түгел, гадилеккә таба бара, чөнки кеше кулы тигән һәр нәрсә бозыла. Тел — Аллаһ тарафыннан бирелгән бер могҗиза. Без телгә хөрмәт күрсәтеп, аңа могҗизага караган кебек карарга тиеш" диде ул.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Тыңлаучылар исә үзләренең телне кулланудагы проблемнары белән бүлеште. Архитектор Азамат Солтанов үзенең балачакта татарча сөйләшергә омтылышларының "дөрес сөйләшмисең" кебек тәнкыйтькә очравын, мондый мөнәсәбәтнең телне өйрәнүдә зур каршылык булуын искә төшерде. "Миңа татар теленең яңгырашы ошаса да, менә шундый комплекс барлыкка килде", дип уртаклашты ул. Айсин "Бөтен проблемны балачак травмаларына калдыру дөрес булмас. Кавказ халыкларында телне белү милли горурлык буларак кабул ителә. Ә без гамәли файдасын эзлибез, ул безгә кирәк булырмы дип уйлыйбыз" дигән җавап кайтарды.

Телне торгызуның уңай мисаллары турында сораучы Диана Яхинага җавап итеп, Айрат Фәйзрахманов каталон, баск телләре мисалларын китерде. "Аларны сепаратист дип атарга теләүчеләргә җавап итеп уэлс теле мисалын китерергә була. Туксанынчы елларда уэлс халкының 5 проценты — өлкән буын гына белә иде. Шул чорда бу телне үстерүгә игътибар ителә, мәктәпләр төзелә башлый. Һәм соңгы егерме ел эчендә генә телне белү 40%ка җитә. Мин дә кайчан да булса бездә дә милли университет төзелер дип хыялланам", диде Фәйзрахманов.

Өч сәгать барган фикер алышуда глобализация, телне югалту проблемы, җанисәп темасы да күтәрелде. Дискуссия барышында Айрат язып барган татар телен өйрәнү сайтлары, татарча контентлы басмалар исемлеге татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен үзенчәлекле харитага әверелде.

Форум 24 февральдә Домодедово шәһәренең Икъра мәчетендә тәмамланды. Мәчет имамы — Домодедово шәһәрендә беренче сабантуйны оештыручы Әнвәр хәзрәт — мәчетнең егерме еллык тарихы белән таныштырды, делегатлар белән өйлә һәм икенде намазын укыды.

XS
SM
MD
LG