Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Башкорт” оешмасы аңа карата ышанмау карары белдергәннән соң бу оешманың эшчәнлеген элеккечә хупламый, аның оешмага мөнәсәбәте үзгәрми. Бу турыда “Эхо Москвы в Уфе” журналистларына Хәбировның матбугат хезмәтендә белдергәннәр.
Җавапта әйтелгәнчә, Хәбиров бу оешма турында элегрәк тәфсилле аңлатмасын биргән, “республикада шуңа охшаш оешмаларны ноль дәрәҗәсендә хуплау” үзгәрешсез кала.
26 февралдә Башкорт иҗтимагый оешмасы социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә Радий Хәбировка ышанмау карары хакында белдерде.
Активистлар Хәбировны республикада җыелып килгән мәсьәләләрне хәл итмәүдә, шулар өстенә яңа проблемнар тудыруда гаепләде.
Прокуратура “Башкорт” оешмасын экстремист дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны таләп итә.
Чираттагы мәхкәмә утырышы 6 мартта узачак. Оешма вәкилләре бу җинаять эше артында Радий Хәбиров идарәсе тора дип саный.
27 февральдә “Башкорт” прокуратураның “Экстремистлык гамәлләре кылу ярамавы турында” кисәтүен канунсыз дип атап, аны мәхкәмәгә бирде.
Узган елның җәендә V Дөнья башкортлары корылтаена "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчыновны кертмәделәр.
Бу җәнҗалдан соң Радий Хәбиров “Башкорт” оешмасы активистлары турында "шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип белдерде.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.