Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар дәүләтне төзи белә, әмма аны саклый белми"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

27 февраль Дөнья татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасының Тарихчылар комиссиясе утырышы узды. Бу комиссия татар халкы тарихын халыкка таныту эшен башкарырга, моның өчен аерым концепция төзергә җыена. Беренче утырышка галимнәр аз килү, чыгышлар әзерлексез булу сәбәпле, ул комиссиянең координаторын билгеләү һәм үзара фикер алышу белән чикләнде.

Татарстанда бүген өч Аксакаллар шурасы бар. Беренчесе Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге кысаларында оешкан, аның рәисе — Рәүф Ибраһимов. Икенчесе — Татарстан диния нәзарәте каршында эшли, аны Айрат Әюпов җитәкли.

Атнакич җыелганы — Дөнья татар конгрессы каршында узган елның 26 маенда оешкан. Аның рәисе — Казандагы Милләт йорты хуҗасы, эшмәкәр Рәүф Хәсәнов. Тарихчылар комиссиясе менә шушы өченче Аксакаллар шурасы кысаларында эшли башлады.

Бу шура кысаларында бүген җиде төрле юнәлештә экспертлар һәм аналитиклар төркеме эшли икән:

  • милли мәгариф, фән һәм тәрбия эше мәсьәләләре
  • мәдәният һәм нәфис әдәбият
  • матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары
  • хокук мәсьәләләре
  • икътисад һәм эшкуарлык
  • дини мәгърифәт, әдәп, әхлак, гореф-гадәтләр
  • татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге

Рәүф Хәсәновтан Аксакаллар шурасының эшчәнлеге турында сораштык.

"Ай саен бер утырыш уздырабыз, анда көн үзәгендә булган мәсьәләләрне күтәреп, хәлдән килгәнчә ярдәмләшергә тырышабыз. Мәсәлән, Угра каршылыгы тәмамлану көнен билгеләп үтү турында сүз чыккач та үз фикеребезне әйттек, Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую турында да фикеребезне белдерәбез, рәсми хатлар язабыз. Казанда бер кызның мәктәпкә яулык бәйләп килүе тыелгач, мәктәп мөдиренә барып сөйләштек", ди Рәүф Хәсәнов.

Рәүф Хәсәнов
Рәүф Хәсәнов

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартуга бәйле рәвештә ниндидер эшчәнлек алып барылдымы, дигән сорауга ул моның Аксакаллар шурасының гына хәленнән килә торган эш булмавын белдерде.

"Телне мәктәпләрдән чыгару авыр кабул ителде, билгеле. Тик депутатлар бертавыштан шундый канун кабул иткән икән, без бу очракта нишли алабыз? Монда канунны үзгәртү кирәк. Әлбәттә, киләчәктә бу юнәлештә дә экспертлар төркемнәребез эшләр, без аларны җыярбыз. Тарихчылар, хокукчылар, мәгариф комиссиясе һәм башкалар белән берлектә генә бу мәсьәләдә нидер әйтеп була", диде Рәүф Хәсәнов.

Беренче тапкыр тупланган Тарихчылар комиссиясе утырышының башында ук Рәүф Хәсәнов комиссиянең координаторы буларак тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановны тәкъдим итте. Башкалар моны бертавыштан хуплады.

Айрат Тарихчылар комиссиясенең ни белән шөгыльләнәчәген, түгәрәк өстәлдә күтәреләчәк мәсьәләләрне билгеләп узды.

— Комиссия тел, тарих мәсьәләләре, иҗтимагый проблемнар белән шөгыльләнәчәк, татар тарихын таныту эшен башкарачак. Угра каршылыгы тәмамлану көнен билгеләп үтү, Явыз Иван һәйкәлен кую кебек тарихка кагылышлы мәсьәләләрдә үз сүзебезне әйтербез. Бүгенге утырышта без күмәк милли хәтернең торышы, институтлары, проблемнары, тарих белемен тарату, татар тарихын укыту, дәреслекләр проблемнары турында сөйләшәчәкбез. Киләчәктә Дөнья татар конгрессы да бу утырышларга җитдирәк карар һәм кушылыр дип өметләнәм", диде Фәйзрахманов. Ул сүзне тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһировка бирде.

Индус Таһиров
Индус Таһиров
Татар — бер-беренә ук атып яшәүче халык

"Без менә дәүләт, дибез. Безнең халык дистәләгән дәүләт төзегән милләт. Ә кайда аның дәүләте хәзер? Татар дәүләтне төзи белә, әмма аны саклый белми. Татарның уңай сыйфатларын гына сөйләшеп утырырга түгел, тискәреләрен дә күрсәтә белергә кирәк. Татар — бер-беренә ук атып яшәүче халык. Телебезгә булган хәзерге һөҗүмнәр кемнән? Ә аны яклап чыгучылары кем булды? Менә утырышны башлап җибәргән хәзрәтебез "дин" дип сөйләде. Татарны 1552 елдан соң бүгенә кадәр дин генә саклап калды. Карагыз әле, динсезләр урыска кияүгә чыга, өйләнә, ә алардан кем туа? Татар тумый. Алардан туган балалар хәтта поплар була. Бүген татарның киләчәгенә өмет бар, чөнки җомгага барган саен мәчеттә яшьләрнең күп булуына игътибар итәм. Әгәр без диндә ныгыйбыз икән, без мәңге яшиячәкбез", диде Индус Таһиров.

Ул ТАССРның 100 еллыгы турында да сүз кузгатып, бер гасырлык гомернең татар өчен бик авыр еллар булуын искә алды.

"Татарстанның 100 еллыгы, дибез. Тарих өчен ул мизгел генә, ә безнең өчен бик авыр еллар. ТАССР төзелү безнең өчен иң яхшы вариант түгел иде, чөнки без икенче сортлы халык булып калдык. Без өстерәп барган үзбәк, казакъ, кыргызлар һәм башка халыклар дәүләтле булды. Татарга бер әйбер дә күктән төшми, ул аны һәрчак яулап кына ала ала. Әгәр 1990нчы елларда безнең халык купмаган булса, Чаллыдан автобусларга төялешеп халык мәйданга җыелмаса, безнең декларация дә кабул ителмәс иде. Декларация кабул ителгәч, без аны башкортларга да үз үрнәгебездә эшләргә тәкъдим иттек, әмма алар декларацияле була алмады. Рәхимов шул чакта Шәймиевкә: "Синең мәйданнарда ач утырырлык кешеләрең бар, ә бездә ул юк", диде", дип сөйләде Индус Таһиров.

Археолог, төбәк тарихчысы Альберт Борһанов тарих турында түгел, күбрәк милләтнең бүгенге хәле турында сөйләде. Демографиягә басым ясарга кирәклеген, татарларның бик күп хаталар ясавын искәртте.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

"Милләтне үстермәсәк, бездән ни файда? Демография турында уйларга кирәк. Гаиләдә бала санын уртача караганда, аның статистикасы бар: Германиядә ул — 0,8; Италия һәм Франциядә — 1,1; урыслар — 1,7; татарлар — 1,8; чеченнар — 9,6; төрекмәннәр — 13,5. Без гаиләдә өч бала булганда гына үсештә булабыз. Бусы сан мәсьәләсе иде, икенчесе — сыйфат. Балаларны "тыйнак бул, тегендә барма, монда килмә", дип үстерәбез, киресенчә, ул активрак булырга тиеш. Икенче сыйфат — балалар милли җанлы булырга тиеш. Без бик күп хаталар ясадык. Укытучыларыбызны якламадык, урысча әйткәндә, "подставили". Алар хәзер нишләргә белми. Керәшеннәрне дә үзебездән этәрдек. Хәзер себертатарлар да китәчәк.

"Мөселман Казан" дигәнрәк конференция оештырырга кирәк

Читтә оешмалар төзеп, аларга медальләр, машиналар, акчалар өләштек. Байларга басым ясадык, ә алар үз бизнесын гына үстерде дә — бетте. Ислам академиясен дә Болгарга күчереп куйдык, динне югалта барабыз. Урыслар "православная Казань" дип әллә ниләр уздырып йөри, безгә дә "Мөселман Казан" дигән исемлерәк берәр конференция оештырырга кирәк. Урыслар Уграда тору көнен күтәрә, Явыз Иванга һәйкәл куйдылар, ә без нишлибез моңа җавап итеп? Сөембикә турында күпме сөйләшәбез — һәйкәле һаман юк. Бүген безнең Археология институтында татар җаны юк, Татар Энциклопедия институтында да татарлык юк, Тарих институты 7 томлыгын чыгарды да эштән туктады. Читкә йөреп китаплар язучы шул бер Тел, әдәбият һәм сәнгать институты калды", дип белдерде Альберт Борһанов.

Тарих фәннәре докторы Файзелхак Ислаев та бу дәгъвага кушылып, Мәгарифне үстерү институтының бүген көчсез оешмага әверелүен әйтте.

Сулдан: Дамир Исхаков, Файзелхак Ислаев, Хатыйп Миңнегулов, Альберт Борһанов
Сулдан: Дамир Исхаков, Файзелхак Ислаев, Хатыйп Миңнегулов, Альберт Борһанов

"Элек Мәгарифне үстерү институтында докторлар, профессорлар эшли иде, бүген ул хәлсез, көчсез оешмага әверелде. Элек без Мәскәүгә үк барып, аяк терәп, үз позициябезне аңлата ала идек. Ни өчен безнең телгә килеп бәйләнделәр? Чөнки бүген аны яклап чыгардай көчле мәгариф министрыбыз юк. Безнең монда җыелышуыбыздан да ни файда? Парыбызны чыгарабыз да, кайтып китәбез", диде Файзелхак Ислаев.

Филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов моның белән килешмәде. "Баеп утырабыз бит әле, мондый сөйләшүләр дә кирәк", диде ул. Чыгышында татар халкының мәгърифәтен, тарихын таныту өчен үз тәкъдимнәрен дә җиткерде.

"Болгар радиосы", "Татар радиосы"н тыңлыйм кайчакта. Менә шунда гел җыр да җыр. Арада буш сүз сөйләп утыралар. Әйе, җыр да кирәк милләтне үстерү өчен, әмма шулар арасында әзрәк тарихны, милләт проблемын сөйләшүне дә кертеп җибәреп була бит. Ничек башка проблемы юк икән боларның дип тыңлап утырасың", диде Хатыйп әфәнде.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, танылган артист Рамил Төхвәтуллин Альберт Борһановның чыгышында әйтелгән саннарны искә алып, чеченнарны яхшы үрнәк дип бәяләде.

"Яхшы үрнәк ул чечен халкы. Чечен ире кемгә өйләнсә дә, баласы чечен булып туа. Нигә шулай? Чөнки татарның таркаулыгы эчендә ул. Элек мәгърифәткә байлар зур өлеш кертсә, хәзерге байлар милләт турында уйламый. Милләтнең, яшьләрнең сыйфаты да юк хәзер. Безнең сәнгатьчеләрне генә әйтәм: алар бүген Мәскәүдә, Петербурда укымыйлар. Хәзер шуңа барып җиттек: кайбер татар театрлары урысча уйный башлады.

Мин моңа карата үз фикеремне язып Мәдәният министрлыгына хат юлладым инде. Телдән соң икенче һөҗүм мәдәнияткә, сәнгатькә булачак. Ул инде башланды да. Хәзер үк театрга татарча чиста сөйләшә белмәгән студентлар килә. Сәхнәдә милли каһарманнар калмады. Тукай төште сәхнәдән!" дип сөйләде Рамил Төхвәтуллин.

Үзара сүз алышу күп булды, әмма тарих белән бәйле чыгышлар ишетелмәде. Күп кеше бирегә ни өчен килгәнен аңламый иде ахры. Дамир Исхаков та чыгышында шуңа басым ясап, утырышны "төерле белен" дип бәяләде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Безнең галимнәр күбрәк фатирларында һәм институтларында бикләнеп утыра

"Без бирегә 40лап галим чакырган идек, күпме кеше килүен үзегез күрәсез. Үз хәлебезнең нигә начар булуын шушы җыеннан соң ук нәтиҗә ясап аңларга була. Мондый оештыру белән дошманга каршы торып булмый. Монда килүчеләрнең күбесе нәрсә өчен килгәнен белми дә, аңламый да. Уйлап та килмәгәннәр, дөресен әйтим: чыгышларның күбесе — мәгънәсез. Шул ук вакытта проблемнар бик күп. Һуманитар институтларда бүген 400 галим эшли. Шул 400 галим берәр генә сүз әйтсә дә, бу бит никадәр көч дигән сүз. Тик сүз әйтелми. Безнең галимнәр күбрәк фатирларында һәм институтларында бикләнеп утыра. Һәркемнең эше бар: китап, мәкалә язалар, әмма гомуми мәсьәләдә сүз әйтүче юк", диде Дамир Исхаков.

Ул проблемнарның берсе буларак, бик күп тарих дәреслекләренең идән астында череп ятуын, аларның электрон вариантлары булмавын да билгеләп үтте.

"Бер генә мәсьәләне әйтәм: бөтен сыйныфларга тарих дәреслекләре әзерләнде. Алар хәзер инде кулланылыштан чыгарылды һәм без күптән түгел генә Айрат белән ул дәреслекләрне эзли башладык. Мин, мәсәлән, үземнең 10нчы сыйныф өчен язылган дәреслегемне бер мәктәпнең подвалыннан таптым. Шул ачыкланды: бу китапларның берсенең дә электрон варианты юк икән. Без Айрат белән шуны сайтларга куеп халыкка таратыйк дигән идек, булмый икән. Бу китаплар "Мәгариф" нәшриятында басылган, ул нәшрият бүген үзе дә юк. Без менә шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Ни өчен ул дәреслекләр бүген электрон вариантта юк соң? Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивларында музыкаль фольклор буенча җыелган бик күп китаплар бар һәм аларның да күпчелегенең электрон варианты юк. Архивта череп яталар. Халыкка түгел, галимнәргә дә уку мөмкилеге юк аларны. Дөрес, электрон китаплар бар да югалачак, дип сөйләшәләр. Хәтта бер галимнең: "Бар китапларны электрон вариантка күчереп чит илгә чыгарырга кирәк, тиздән аларны юкка чыгарачаклар", дигәнен дә ишеткәнем бар", дип белдерде Исхаков.

Казандагы Милләт йорты
Казандагы Милләт йорты

Бу режим дәвам итсә, тиздән республикаларның да юкка чыгачагын белдерде. Шуңа бүгенге шартларда татар интеллигенциясен бер урынгарак туплау кирәклегенә игътибар итәргә кушты.

"Безнең Аксакаллар шурасы бер социаль институт булырга тиеш. Бездә, билгеле, аның тарихи җирлеге юк. Кавказдагы Аксакаллар шурасы — ул башка институт. Анда аксакал сүз әйтсә, парламент артка чигенергә мөмкин. Тик бүгенгедәй болай гына җыелып сөйләшкәндә фикер тудырып, аны алга сөреп булмый. Конгресс каршында Экспертлар шурасы төзергә кирәк. Эксперт татарларны җыярга була ул, алар күп, әмма таралышканнар. Режим болай барса, берничә елдан республикалар да калмаячак. Татар шул утырган җирендә, авылларында калачак, әмма айсбергның очы, галимнәр, интеллигенция булмаячак. Утырышыбыз беренче белен булгач, төерлерәк булды инде. Әле Рәүф әфәнденең конгресс алдында Аксакаллар шурасы планнары турында хисап тотасы бар. Ниләр эшләргә җыена ул. Эш планнары төзелгәч, тагын бер тапкыр җыелырбыз", диде Дамир Исхаков.

Тарихчы Илнар Гарифуллин үз чыгышында тарихчыларның ни өчен бергә җыела алмавын ачып салды.

"Кызганыч, Рамил Төхвәтуллин чыгып китте, ул безнең дәүләт белән бердәнбер элемтәбез. Безнең академиклар арасында сугыш бара. Тарих институты археологлар белән эшләми, КФУ Тарих институты белән эшләми, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты башкасы белән эшләми - менә шундый проблемабыз бар һәм без аны шул түрәләр белән чишә алмасак, алга китә алмыйбыз. Бүгенге утырышны репетиция дип кенә атыйк. Киләсе очрашуларда һәркем куелган сораулар буенча чыгышлар әзерләп килсен иде", диде Гарифуллин.

Тарихчылар, киләсе утырышларда, күбрәк галимнәр белән берлектә, Татар халкының тарихи хәтер үсеше концепциясен төзү каралачак дигән фикердә таралыштылар.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG