Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда халык саны бер елда 13 мең кешегә кимегән


Туучылар саны 2018 ел белән чагыштырганда биш меңгә кимрәк булган.

Башкортстанда 2020 ел башына 4037,8 мең кеше яши, бу 2019 елның 1 гыйнварына караганда 13,2 мең кешегә кимрәк. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте саннарын Башинформ китерә.

Узган елда республикада туучыларның да, үлүчеләрнең дә саны кимегән. Экспертлар Башкортстанда халык санының табигый кимүе күзәтелгәнен әйтә.

2019 елда Башкортстанда 42 мең кеше дөньяга килгән, 2018 елда исә 47 мең кеше туган булган.

2018 елда 50,4 мең кеше үлгән, ә 2019 елда үлүчеләр саны азрак – 49,2 мең кеше.

Республикада яшәүче һәр 1000 кешегә узган елда 10,4 туучы һәм 12,2 үлүче туры килгән.

Элегрәк Башкортстанда бала туу санын арттыру өчен республика програмы кертеләчәге билгеле булды. Бу максаттан 2020-2024 елларда 83,5 млн сум акча бүленәчәк.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG