Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Кытайга сөрелү янаган Шәһризат Шәүкәткә вакытлыча сыену бирмәде


Шәһризат Шәүкәт
Шәһризат Шәүкәт

Синҗан егете Шәһризат Шәүкәткә карата Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе чыгарган карар көчендә кала. Егеткә Русиядә вакытлыча сыену бирелмәскә мөмкин.

28 февраль Татарстанның Югары мәхкәмәсе утырышы Кытайга депортацияләү янаган Синҗан егете Шәһризат Шәүкәтнең (Шукежати Сяокайти)​ Казанның Авиатөзелеш районы чыгарган карарга багышланды. Хөкемдар моңа кадәр чыгарылган карарны үз көчендә калдырды.

Адвокатлар егеткә Кытайда тәрбия үзәкләре һәм эзәрлекләүләр генә түгел, коронавирус та янаячак дип, качаклар кануны нигезендә Казанда калдыруны сораган. Ләкин бер сәбәп тә мөһим дип табылмаган.

Мәхкәмәгә игезәкләр килмәгән. Адвокат Зөһрә Хамроева Азатлыкка сөйләвенчә, егетләр мәхкәмәдән дә, игътибар үзәгендә булудан да курка. "Туганнары өчен борчыла алар. Мәгълүмат чыккан саен Кытайдагы туганнарына басым булыр дип куркалар", диде Хамроева.

Игезәкләрне тагын бер яклаучы Руслан Нәгыев Татарстан Югары мәхкәмәсенең карарын шикаять итәчәкбез дип белдерде. Ул шулай ук утырышны Шәһризатның туганы Шаһдияр Шәүкәт (Сюэкэдия Сяокайти) шикаятен караган хөкемдарлар алып барды, бер төрле карарлар чыкты, бу дөрес түгел дип сөйләде.

Моңа кадәр Татарстан Югары мәхкәмәсе Шәһризатның туганы Шаһдияргә вакытлыча сыену бирмәде.

Элегрәк игезәкләр мәхкәмәдә Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы миграция идарәсенең аларга вакытлыча сыену бирү соравын кире кагуны шикаять иткән иде. Район мәхкәмәсе әлеге мөрәҗәгатьләрне канәгатьләндермәде.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан. Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG