Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Кытайга сөрелү янаган Шаһдияр Шәүкәткә вакытлыча сыену бирмәде


Шаһдияр һәм Шәһризат Шәүкәт
Шаһдияр һәм Шәһризат Шәүкәт

Шаһдияр Шәүкәт Кытайга тапшырылырга мөмкин. Аның яклаучылары шикаятьне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәрергә җыенуларын белдерде.

13 декабрь Татарстан Югары мәхкәмәсе ​Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсенең ​Шаһдияр Шәүкәткә (Сюэкэдия Сяокайти) чыгарылган карарын үз көчендә калдырды. 2 сентябрь Авиатөзелеш мәхкәмәсе миграция хезмәтенең Шәһдияргә вакытлыча сыену бирү турындагы шикаятен канәгатьләндермәүне кануни дип тапкан иде.

Адвокат Руслан Нәгыев мәхкәмә эшенә Amnesty International, Human Rights Watch кебек халыкара кеше хокукларын яклаучы оешмаларның Кытайның Синҗан төбәгендә бүлгендә уйгыр, казакь, татарларны милләте, диннәре өчен эзәрлекләү, мөселманнар тәрбия лагерьларында тотылуы турында тикшерү документларын куллануны сорады. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Лилия Әхмәдуллина моңа риза булмаганын белдерде. Сәбәп итеп аның оригинал күчермәсе булмавы, интернеттан алынган язма дип аңлатты. Ахыр чиктә мәхкәмә дә адвокатның бу соравын канәгатьләндермәде.

Шаһдияр Шәүкәт адвокатлары Руслан Нәгыев һәм Зөһрә Хамроева
Шаһдияр Шәүкәт адвокатлары Руслан Нәгыев һәм Зөһрә Хамроева

Шаһдияр Шәүкәт утырышта "Мин соңгы тапкыр әнием белән сөйләшкәндә аның Кытайга кайтмагыз, Русиядә калырга тырышыгыз дип әйтүен хәтерлим. Аннары алар белән элемтә югалды, дуслар, танышлар аша сорап карадым, алар исә әти-әнине эзләмәскә, үземә дә, аларга да авырлык киләчәк дип аңлаттылар. Минем Русиядә калып укырга, аннары эшлисем килә. Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе чыгарган карар белән килешмим" диде.

Шаһдияр адвокаты да Авиатөзелеш районы мәхкәмәсенең карары белән килешмәвен белдерде. "Барлык дөнья, 22 дәүләт Кытайның Синҗан бүлгесендә мөселманнарга басым баруын, аларның эзерләкләвен тәнкыйтьләп чыкты. Бер генә деталь – абыйлы-энеле Шәүкәтләр үз исеме белән йөрми, рәсми хакимият аларны кытай исемнәрен алырга мәҗбүр итә. Бу бит дин, милләт нигезендә эзәрлекләү. Әти-әниләре белән элемтә югалуы да Кытайда хәлләр гади түгеллеген аңлата. Русия Украинадан килүчеләргә барысына да диярлек вакытлыча сыену статусын бирде. Бу да нәкь шул хәл бит. Аларның әбиләре чыгышы белән Татарстаннан. Мин яклаган Шаһдияр Шәүкәткә андый статус бирүгә нәрсә комачаулый?" дип сорады Руслан Нәгыев.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Лилия Әхмәдуллина адвокатның бу аңлатуларына каршы килде. "Гариза бирүче (Шахдияр Шәүкәт) ни өчен әти-әнисе белән элемтә югалткач та мөрәҗәгать итмәгән? Уку визасы бетүгә бер көн кала гариза язган?" дигән сораулар куйды ул.

Нәгыев кайчан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүнең вакыты да, аерым кагыйдәләр булмавын әйтсә дә, Татарстанның Югары мәхкәмәсе хөкемдарлары Казанның Авиатөзелеш районы чыгарган карарны үз көчендә калдырды.

Адвокат Руслан Нәгыев Кытайга сөрелү янаган татар егетләре эше турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

Адвокат Руслан Нәгыев, хокук яклаучы Зөһрә Хамроева бу карарны кассация мәхкәмәсенә шикаять итүен белдерде.

"Формаль рәвештә Шаһдияр Шәүкәтне чит ил кешеләрен вакытлыча тоту үзәгенә ябарга мөмкиннәр. Анда тикшерү изоляторыннан да хәлләр начар. Без Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә документлар әзерлибез диде", дип белдерде Зөһрә Хамроева.

Нәгыев әйтүенчә, аларның бу карарны шикаять итәргә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә хокуклары бар. Аның сүзләренчә, әлеге карардан соң Шәүкәтне иртәгә үк илдән чыгарып җибәрергә мөмкиннәр. "Андый карар була калса без аны да шикать итәчәкбез. Шулай ук илдән чыгарып җибәрү турында карар кабул ителсә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә ул тиз арада каралырга мөмкин", ди ул.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан. Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.

25 ноябрьдә Шаһдиярның туганы Шәһризатка да шундый ук карар чыгарылган иде.

XS
SM
MD
LG