Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Кытайга сөрелү янаган татар егетенә сыену бирмәде


Шәһризат Шәүкәт

Синҗан егете Шәһризат Шәүкәт миграция хезмәтенең аңа вакытлыча сыену бирүдән баш тартуын шикаять иткән иде. Мәхкәмә миграция хезмәте карарын кануни дип таныды. Элегрәк аның туганы Шаһдияргә дә шундый ук карар чыгарылган иде. Егетләр Кытайга тапшырылырга мөмкин.

25 ноябрь Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Кытайга депортацияләү янаган Синҗан егете Шәһризат Шәүкәтнең (Шукежати Сяокайти)​ мөрәҗәгате каралды. Ул Русиянең эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы миграция идарәсенең аңа вакытлыча сыену бирү соравын кире кагуны шикаять иткән иде. Хөкемдар Светлана Гафурова мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәде.

Мәхкәмәдә Шәһризат ата-аналарының "тәрбия үзәкләрендә" булуын, күптән түгел бер танышының да анда өч ай утырып чыгуы турында сөйләде. Кытайда мөселманнарга каршы кампания барганын бөтен дөнья сөйли дип тә өстәде. Анда кайтсам, мине ирегемнән мәхрүм итү яный дип белдерде егет. Ләкин Шәүкәтнең сүзләре исәпкә алынмады.

Урысча барган мәхкәмә утырышында Шәһризат Шәүкәтнең мәнфәгатен адвокат Руслан Нәгыев яклады.

Хөкемдар Шәүкәтнең мәхкәмәгә бирелгән характеристикасы белән таныштырып чыкканнан соң утырышның сорау-җавап өлешенә күчте һәм беренче сүзне Шәһризатка бирде.

"Мин 2017 елда Кытайдагы әти-әниемә шалтыраткач алар безгә Кытайга кайтмаска кушты. Монда куркыныч, кайтсагыз концлагерьга утырачаксыз, диделәр. Кытайда минем хәзер бер туганым белән дә элемтәм юк. 2018 дә барысы белән дә элемтәм өзелде", дип белдерде ул.

Хөкемдарның, ни өчен анда кайтсагыз сезгә куркыныч яный дип саныйсыз, дигән соравына Шәүкәт, Кытайдагы хәзерге вазгыятьнең нинди булганын, мөселманнарга карата ниләр эшләнгәнен бөтен дөнья белә. Русиягә Кытайдан килгән бер танышым Кытайга кайтып киткән иде, аның белән дә элемтә өзелде. Күршеләремә шалтыратып караган идем, алар әти-әниләремнең концлагерьга җибәрелгәнен әйттеләр, дип җаваплады.

"Кытайда безне лагерь көтә"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

Шуннан соң адвокат Нәгыев сүз алып, "халыкара оешмалар да Кытайда мөселманнарның концлагерьларда тотылганын исбатлый. БМОның кеше хокуклары комиссиясе хисабында да Кытайда мөселманнарга карата басым булуы әйтелә. Human Rights Watch хисабында да бу турыда белдерелә, яклаучымның сүзләрен куәтлим" диде һәм HRW хисабын мәхкәмә досьесына беркетүне сорады.

Ләкин хөкемдар аның бу теләген документның тәрҗемәсе юк дигән сәбәп белән канәгатьләндермәде.

Нәгыев сүзен дәвам итеп, "Шәһризат Шәүкәт Кытайга кайтса, аны анда җәзалаулар көтә, Европа конвенциясенә күрә, әгәр кешегә карата җәзалану куркынычы булса, аны үз иленә тапшыру тыелган. Вакытлыча сыену таләбе канәгатьләндерелми икән, Шәүкәтләр Русия территориясеннән чыгарга мәҗбүр булачаклар. Һәм аларны Кытайда тикшерү эшен дә ачмыйча һәм мәхкәмә карарын да көтмичә этник яисә дини сәбәптән тәрбия лагеьларына җибәрәчәкләр. Шуңа күрә мәхкәмәдән Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы миграция идарәсенең карарын гамәлдән чыгаруны һәм Шәүкәткә вакытлыча сыену урыны бирүне сорыйм", дип җиткерде адвокат Нәгыев.

Миграция идарәсе хезмәткәренең дә Шәүкәткә сораулары бар булып чыкты.

"Хөрмәтле хөкемдәр, Шәүкәт 2017 елда ук әти-әниләренең концлагерьга җибәрелгәннәрен белә торып, шул вакытта ук безгә мөрәҗәгать итеп вакытлыча сыену сорамады. Ул безгә визасы бетәргә бер көн кала гына мөрәҗәгать итте. Ягъни 2019 елның 21 мартында гына. Ул хәзерге вакытта монда канунсыз яши, визасы да юк, укымый да. Шуңа күрә без аңа вакытлыча сыену статусы бирүдән баш тарттык, дип белдерде һәм Шәүкәтнең Кытайдагы барлык хәлләргә кагылышлы сүзләре берничек тә дәлилләнмәгән, буш сүзләр генә, дип өстәде.

Нәгыев миграция хезмәткәре сүзләренә карата хөкемдардан рөхсәт алып, кешенең вакытлыча сыену хокукын соравы һәм качак статусына мөрәҗәгать итүе канун тарафыннан конкрет вакыт белән билгеләнмәгән. Кеше үзенә куркыныч янавын сизә икән, теләсә кайчан сыену сорарга хокуклы, аның билгеле бер вакыты юк. Бертуган Шәүкәтләр Русиядә җинаять кылмаган, канун бозмаган, укуларын дәвам итәләр, тулы мәгълүматка ия булмый торып кешене гаепләргә ярамый, дип миграция хезмәткәре сүзләренә ачыклык кертте һәм аның аргументларын кире какты.

Ләкин Шәүкәтләргә университетта лекцияләргә йөрергә рөхсәт ителсә дә, алар белән университет арасында әлегә рәсми килешү юк булып чыкты.

Мәхкәмә утырышы ярты сәгатьтән артык барды. Хөкемдар төп карарны ачыклауны озак көттермәде һәм Русия миграция хезмәтенең Татарстан идарәсенең Шәһризат Шәүкәткә вакытлыча сыену бирмәү карарын кануни дип таныды.

Шәһризат Шәүкәтнең адвокаты Руслан Нәгыев утырыштан соң Азатлыкка мәхкәмәнең әлеге карары Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәк дип хәбәр итте. "Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә мөмкинбез. Безнең моңа кадәр Үзәк Азиядән килгән кешеләргә вакытлыча сыену алу тәҗрибәсе бар, ләкин Кытай ватандашлары белән беренче тапкыр эшлибез", диде Нәгыев.

Нәгыев сүзләренчә, мәхкәмә карары үз көченә кергәнчегә кадәр Шәүкәт туганнар Русия качаклар канунына күрә "сыену эзләүчеләр" булып санала. "Сыену эзләүчеләр"не илдән чыгарып җибәрү, депортацияләү тыела.

Руслан Нәгыев: "Шәһризат Шәүкәтне әлегә депортацияләргә ярамый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Нәгыев Шәүкәт туганнарның хәзерге вакытта Казандагы университет белән элемтәләренең өзелүен, әмма егетләрнең КФУга кабат кабул ителүләре өчен гариза язылуын һәм уку йортыныың бу гаризаны кабул итүен, аларга укудан бик артта калмас өчен лекцияләргә йөрергә рөхсәт ителүен әйтте.

Адвокат Шәүкәт туганнарның КФУ белән рәсми уку килешүе булмаганга күрә, аларның укуы өчен акча түләнмәгәнен дә җиткерде.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан. Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.

Шаһдияр Шәүкәтнең (Сюэкэдия Сяокайти) шикаяте 2 сентябрьдә каралган иде. Аның да мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде. Карар Татарстанның Югары мәкхәмәсенә шикаять ителде. Эш 13 декабрьдә каралачак.

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG