Accessibility links

Кайнар хәбәр

7x7 интернет-журналы татар телендә эшләр өчен лицензия көтә


Коми телен яклау митингы

Коми телендә материаллар чыгарган өчен штрафка тартылган басма хәзер яңадан теркәлү уза. Яңа лицензия шартларына ярашлы, ул татарча язмалар да бастыра алачак.

7х7 интернет-журналы Роскомнадзордан ике штраф алганнан соң рус теленнән башка телләрдә эшләвен туктаткан. Хәзер ул яңадан теркәлү уза. Яңа лицензиядә аның рус теленнән кала берничә бүтән телдә дә эшләргә хокукы язып куелачак. Алар арасында татар теле дә бар.

Шулай ук журналның инглиз, француз, коми, мари, карел телләре һәм ивритта язмалар бастыру хокукы булачак. Бу турыда журналның мөдире Павел Андреев сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 2020 елның февралендә журнал яңадан теркәлүгә гариза биргән, хәзер Роскомнадзордан җавап көтә. Җавап алынганчы элек рус теленнән башка телләрдә чыккан материаллар журналдан алып куелачак. Ләкин яңадан теркәлү узганнан соң аларны кире кайтару күздә тотыла.

Андреев Роскомнадзорның журналны ике тапкыр штрафка тартылуын искә ала. Бу штрафларны журнал коми телендә язма чыгарган өчен салганнар, гәрчә бу язмалар берьюлы ике телдә – русча һәм комича дөнья күргән булган.

7х7 интернет-журналына коми телендәге материалы өчен 20 мең сум күләмендә штраф сугылганы турында 2019 елның декабрендә билгеле булды. Мәхкәмәдә журналның яклаучылары эшне туктатуны сорады, чөнки бу хокук бозу җәмгыятькә бернинди дә куркыныч тудырмый, диде. Павел Андреев исә блогерны цензурага дучар итәргә уйларында да булмавын әйтте, бу автор туган телен һәм мәдәниятен популярлаштыра диде. Мәхкәмәдә Андреев штрафны Роскомнадзорның бәйсез журналга каршы көрәше нәтиҗәсе дип белдерде. 7x7 бу штрафларны шикаять итәргә җыена.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG