Февраль аенда Уфада Татарстан һәм Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь татар шагыйрьләре һәм язучылары очрашуы узарга тиеш иде. Ул Башкортстан татар иҗтимагый оешмаларының еллык эш планына да кергән.
Февраль артта калды, планда каралган очрашу булмады. Әлеге план Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов эшләгәндә узган елны кабул ителгән иде. Бүген бу вазифаны "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин башкара. Азатлык вазгыятькә ачыклык кертүне сорап Альфред Дәүләтшинга мөрәҗәгать итте.
Дәүләтшин ул очрашу Дөнья татар конгрессының Уфадагы офисы ачылганнан соң узачагын белдерде. Аның сүзләренчә, офис 12 мартта ачылачак. Планга ярашлы, чараны Татарстан Язучылар берлеге һәм Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештыра.
"Мондый очрашуны Башкортстан Язучылар берлегеннән башка оештырып булмыйдыр?" дигән сорауга Альфред Дәүләтшин җавап бирмәде.
Азатлык Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе Нурлан Ганиевтан әлеге очрашу хакында фикерләрен сорады.
"Бу очрашу Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре тарафыннан килешенгән. Ул ике елга бер уза. Берсендә Татарстанда узса, икенчесендә Башкортстанда үтә. Быел без кабул итәргә тиеш. Ул Уфада узармы, яки чиктәш райондамы, әлегә әйтә алмыйм. Бу чара татар әдипләре берләшмәсенең эш планына кертелгән. Ул сентябрь аенда узарга тиеш. 14-15 май Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре узачак. Аның кысасында бу алда торган чара турында да фикер алышачакбыз. Мин конгресс планы турында бер сүз дә әйтә алмыйм", диде Ганиев.
Шулай итеп, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле дә, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе дә ике республиканың яшь иҗатчылары очрашуының үтәчәген ышандырды.
Ләкин шул ук вакытта Азатлык сораштырган экспертлар әлеге чарада катнашырлык яшьләр юклыгына зарлана.
Иң яшь язучылар булып саналган егетләр Нурлан Ганиевка һәм Руслан Сөләймановка 35 яшь булса, иң яшь шагыйрә Ләйсән Якуповага 42 яшь.
Азатлык әдәбиятка яшьләр килү тукталуы уңаеннан югары уку йортларындагы иҗат түгәрәкләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, "Акчарлаклар" әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Илдус Фазлетдинов:
"Минем БДУның филология факультеты татар-урыс бүлегендә укыган елларны да кертсәң, инде утыз елга якын яшьләр мохитеннән аерылганым юк. Аның яшьләре дә нинди бит әле: киләчәктә республикадагы татар мәдәниятенең, мәгарифенең нигезен тәшкил итәргә тиешле булачак филологлар!
Ләкин шунысы күңелне кыра: соңгы елларда биредә җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Ә бит бу бүлек үзенең җитмеш еллык гомерендә Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Рәшит Гатауллин, Зиннур Насыйбуллин, Мөхәммәт Закиров, Халисә Мөдәрисова, Камил Фазлый, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова кебек бүгенге әдәбиятыбызның үзәгендә торган каләм әһелләрен үстереп чыгарган. Тугыз-ун еллап элек бүлекне талантлы прозаик, күпсанлы хикәя-повестьлар авторы, Язучылар берлеге әгъзасы Айдар Зәкиев тәмамлады һәм... вәссәлам! Бүген монда бер-ике каләм тибрәтүче булса да, үпкәләмәсеннәр, язганнарының әдәби кыйммәте ташка үлчим генә. Белүемчә, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында да хәлләр шул чама.
Ни өчен мондый хәлдә калдык соң? Ә бит әле чирек гасыр элек кенә милли бүлекләрдә иҗади мохит гөрләп торды, кичләрен каләм тибрәтүче яшьләр, тозлап-борычлап, бер-беребезнең "шедевр"ларыбызны тикшерә, ай саен факультетның ярты дивары зурлыкта "Акчарлаклар" кулъязма гәзитен чыгарып элә идек. Ә инде ул вакытта яңа ачылган "Өмет" һәм "Тулпар" гәзит-журналлары редакцияләренә, гомумән, эшкә барган кебек йөри идек. Иҗади аралашулар юкка булмады — шул чорда редакция коридорларын иңләгән егет-кызлар бүген шул ук гәзит-журналларда эшләүчеләрнең иң яшь буынын тәшкил итәләр. Моннан егерме ел элек тә шулай иде, әле дә. Кайчакны "мәңге яшь иҗатчылар — ул кырык яшьтәгеләр буыны" дип яшь аралаш көлеп тә куям. Тукай бүгенге чорда яшәсә, үзенең 27 еллык гомере белән, гомумән, бала-чага исәбендә йөрер иде... Чөнки артыбыздан килүче егерме яшьлекләр буыны, ни язучылар, ни журналистлар арасында юк дәрәҗәсендә", диде Илдус Фазлетдинов. Ул "Акчарлаклар" әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнерлек иҗатчыларның булмавына борчылу белдерде.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы доценты, "Тамчылар" иҗат түгәрәге җитәкчесе Альбина Хәлиуллина шундыйрак фикер белдерде.
"Тамчылар" түгәрәге 1992 елда оешкан. Тарихыбыз чагыштырмача зур булмау сәбәпле, чыгарган иҗат көчләребез белән мактана алмыйбыз. Шулай да республика "Китап" нәшриятында "Яшьләр тавышы" сериясендә бездә белем алган Руслан Сөләйманов, Эльмира Газизова, Илүсә Исмәгыйлеваның китаплары нәшер ителүен, Руслан Сөләймановның Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителүен әйтми уза алмыйм. Бүгенге көндә "Тамчылар"ның коруы, яшьләрнең иҗатка килмәү сәбәпләренә килгәндә, хәзерге заманның рухи-әхлакый кыйммәтләргә караганда, башкарак, матди файдасы булган күрсәткечләр артыннан куа. Шуңа да, бүгенге җәмгыятьтә иҗат кешесенең абруе юк дәрәҗәсендә. Элеккерәк чорларда иҗатчыга илаһи кеше итеп караганнар, хәзер хыялый мөһере сугып куярга да күп сорамаслар. Иҗат ул тел белән бәйле. Ул гына да түгел, шул телдә фикерли белергә кирәк. Ә яшьләр бүген үзләре өчен кулайрак булган башка телләргә күчә тора. Ә шулай да, яшьләр арасында, язгы яңгырның шифалы тамчылары кебек, бөртекләп кенә булса да, өметле яшьләр килеп чыгып тора. Соңгылардан, мәсәлән, Ильмир Шәйхлисламовны атар идем", диде Хәлиуллина.
Яшь иҗатчыларны табу максатында Башкорт дәүләт университетында менә инде бишенче ел "Җанлы сүз" дигән бәйге оештырыла. Анда түбән сыйныф укучылырыннан башлап югары уку йорты студентларына кадәр катнаша. Азатлык әлеге чараның авторы, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия Сәгыйдуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
— "Җанлы сүз" нинди максаттан һәм кайчан оештырыла башлады?
— "Җанлы сүз" 2015 елдан оештырыла башлады. Быел алтынчы тапкыр үткәрәбез. Максаты — туган телгә, мәдәнияткә карата уңай мотивация булдыруга юнәлтү; сәләтле балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү; балаларны "уңыш" хәленә алып килү; бала аңына һәм хис-тойгыларына социаль басым ясау аша телгә, мәдәнияткә уңай мөнәсәбәт булдыру; профориентацион эш алып бару һәм башкалар.
— "Җанлы сүз"дә катнашучылар арасында җитди иҗатчылар булдымы?
— Бәйгедә катнашучыларны яшь һәм әзерлек үзенчәлекләре күзлегеннән караганда, һәр елны яхшы гына эшләр очрый: ихласлык, дөньяга бала карашы, үзенчә әйтергә омтылуны күрергә була. Ләкин алар арасында “җитди иҗатчылыр бар” дип әйтер өчен, беренчедән, системлы күзәтергә кирәк; икенчедән, үсенте үссен өчен, аеруча яшь үсенте, аны тәрбияләп тору кирәк. Ә җәмгыятьтә иҗатчыларга ихтыяҗ бармы? Журналистлардан башлап язучыларга кадәр? Юк.
— Сәләтлеләр ачылган очракта, алар белән аерым эш үткәреләме?
— Яхшы эшләр гәзит һәм журналларда бастырыла. Конкурста катнашучылар арасында безнең бүлеккә килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Рузанна Кашапова-Каюмова 2015 елгы бәйге җиңүчесе иде, Розалия Мирзаханова – 2019нчы ел призеры булды.
— Ни өчен яшьләр иҗатка килми башлады?
— Иҗат өчен җирлек (тел) һәм милли-мәдәни мохит кирәк, чүллектә гөлчәчәк үсми.
Иҗат — социаль баскыч, ул уңышка илтү юлы буларак җәмгыять тарафыннан танылмый. Ә яшьләр моны аеруча яхшы сизә, алар – прагматиклар буыны.
Зәйнәб Биишева исемендәге республика “Китап” нәшриятында яшьләр иҗатына ярдәм итү максатыннан “Яшьләр тавышы” сериясе булдырылган иде. Быел анда бер китап та чыкмаячак. Хәтта башкорт телендә дә. Болар хакында татар китаплары буенча нәшир Гөлшат Абдуллина хәбәр итте.
"2000 еллар башында Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясе булдырылып, анда 35 яшькә кадәрге авторларның беренче җыентыклары дөнья күрә иде. Тәүдә ел саен 12 яшь каләмзатның китаплары басылып торды: аларның сигезе — башкорт, икешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Ул татарча ике китапның берсе проза, берсе шигырь китабы була иде. Тора-бара җыентыкларның саны кими башлап, 2018 елда бишкә калды. Шуның өчесе башкорт, берешәре татар һәм урыс телләрендә. Быел исә — бөтенләй юк! Ни башкортча, ни татарча, ни урысча! Моның сәбәбе — дәүләт тарафыннан финанслау җитмәүдә түгел, ә иҗатчылар булмауда", диде Гөлшат Абдуллина.
Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин март аенда, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе Нурлан Ганиев сентябрь аенда ике республика яшь иҗатчыларын очраштырырга җыена. Тик анда Башкортстан ягыннан катнашыр көчләр юк. Булган "яшь"ләргә 35 яшь.
Унсигез яшьлек шагыйрьләре булмаган әдәбиятның киләчәге юк, дигән гыйбарә бар. Әдәбияты юк икән, димәк, милләтнең киләчәге дә юк.