Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация җыены Конституциягә үзгәрешләрне хуплады


Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесе Русия думасында һәм Федерация җыенында бер үк көнне хупланды.

Русия парламентының югары пулаты Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады. 160 депутат уңай тавыш биргән, бер кеше каршы булган, өчесе тоткарланып калган. Чәршәмбе әлеге документны Русия думасы өченче укылышта кабул иткән иде.

Канун өлгесендә, аерым алганда Владимир Путинның президент мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турындагы үзгәрешләр дә бар. Бу аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, хупланган үзгәрешләр арасында урыс теленең дәүләт коручы халык теле итеп билгеләү һәм республикаларның үз милли телләренә дәүләт статусы бирү хокукы турында да бар.

Конституциядә шулай ук "бог" сүзен телгә алуны, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп кую да хупланды

Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG