12 мартта Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан парламент бинасы каршында активистлар, татар милли хәрәкәте вәкилләре ялгыз пикетка чыкты. Алар депутатлардан Конституция реформасына каршы тавыш бирүне таләп итте.
Пикетка чыгучыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Рәүф Ибраһимов "без әлеге Конституциядә яшәп тә өлгермәдек" диде. "Русия Конституциясенең преамбуласында без күп милләтле халык дип язылган. Шушы күп милләтле халык буларак безнең хокукларны яклаучы Конституция нигезендә яшәргә дә яшәргә иде әле. Кызганычка каршы, ул үтәлмәде", дип сөйләде Азатлыкка Рәүф Ибраһимов.
Ул депутатлар әлеге үзгәрешләргә уңай тавыш бирәчәкләр, бер-ике генә каршы булучы булырга мөмкин дип фаразлый.
Аның сүзләренчә, төп канунда "дәүләт коручы халык теле" дигән төшенчә кертелә икән, урыстан башка халыклар колониаль халык булып кала. Бу уңайдан халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный Ибраһимов.
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев “Конституция түнтәрелешенә – юк!” диелгән язу тотып торды.
"Без моны Конституция түнтәрелеше дип саныйбыз, чөнки монда Конституциянең нигезләре үзгәрә. Мәсәлән, шул ук "дәүләт коручы" дип кертү... Конституциянең кереш өлешендә, халыклар тигез диелә, ә бу үзгәреш халыклар тигезлеген боза. Гомумән, бер халыкны гына күтәрү сәер. Минем бабай мәсәлән Кёнигсбергта ята, абый Мәскәүдә ята, тагын бер абыем ята.. Алар шушы дәүләтне төземәгәнме? Шушы дәүләт өчен көрәшмәгәнме? Ничек бер генә халык? Бу дәүләтне кем төзегәнен сөйли башласаң хәзер. Татарлар төзегән инде аны, шул ук лашманнар Русиянең флотын төзегәннә" дип сөйләде Зәкиев Азатлыкка.
Ул бер генә депутатның да пикетчылар янына килмәвен әйтте.
"Без пикетка чыктык, чөнки 1993 елгы Конституция безнең көрәшнең нигезе. Анда "хокукый демократик дәүләт" дип язылган, һәм бу Конституцияне үзгәртергә ярамый. Бу Конституция нигезендә Татарстан дәүләтен дә төзеп була, Русия федерациясен дә төзеп була" диде Зәкиев.
Ул Татарстан депутатлары Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирсә дә, бу Татарстан Конституциясенә тәэсир итәргә тиеш түгел дигән фикердә.
"Татарстан Конституциясе берничек тә үзгәрмәскә тиеш. Шул исәптән президент атамасы да калырга тиеш. Бернинди дә үзгәреш булырга тиеш түгел", диде ТИҮ рәисе.
Пикетка чыгучылар шулай ук "Конституцияне түгел, хөкүмәтне үзгәртергә кирәк" дигән шигар тотып торды.
11 мартта Русия парламентының югары пулаты Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады. Чәршәмбе әлеге документны Русия думасы өченче укылышта кабул иткән иде.