Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт": прокуратура гаепләүдә ялган документлар куллана


“Башкорт” оешмасына эшен карау тагын кичектерелде. Оешма вәкилләре прокуратураның ялган документлар куллануын хәбәр итә.

Уфада Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә “Башкорт” иҗтимагый оешмасына каршы җинаять эшен карау дәвам итте. Киләсе мәхкәмә утырышы 3 апрельгә билгеләнгән.

“Башкорт” оешмасы вәкилләренә хөкемдар мәхкәмә утырышыннан туры эфир алып барырга рөхсәт бирмәгән.

“Башкорт” вәкилләре белдергәнчә, прокуратура гаепләүдә ялган документлар куллана. Аерым алганда, мәхкәмәгә Дөнья башкорт корылтаеның Зилаер районы бүлегенең 2019 елның 10 апрелендә булган җыелышыннан беркетмә тәкъдим ителгән. Бу документ урыс телендә язылган, ләкин ул утырышта булган кешеләр әйтүенчә, утырыш башкорт телендә барган, шуңа күрә беркетмә урыс телендә була алмый.

Прокуратура дәлил итеп китергән беркетмәдә “Башкорт” оешмасы активистларының берсе Фаил Алчынов “республиканы Русиядән аерып чыгарырга өндәгән” дип язылган, дип хәбәр итә оешма вәкилләре. Оешманың адвокатлары башкорт телендәге беркетмәне дәлил итеп китергән, анда Алчыновның аный сүзләре юк. Прокуратурадагы урысча беркетмә тәрҗемә булган очракта, бу тәрҗемә хаталы итеп ясалган дип белдерә активистлар.

“Башкорт” оешмасы адвокатлары узган утырышта Башкорт корылтаеның Зилаер районы бүлеге рәисе Борис Солтановны, “Йәшлек” газеты баш мөхәррире Артур Дәүләтбәковны, утырышта беркетмә язып барган Зилаер районы башкорт корылтае сәркатибе Зөбәрҗәт Һидиятованы шаһит итеп чакырган булган. Алар утырышның да, беркетмәнең дә бары башкорт телендә алып барылуын расларга тиеш була. Ләкин бу кешеләр мәкхәмә утырышына килмәгән. “Башкорт” активистлары аларга хакимият тарафыннан басым булган дип саный.

“Бүген прокуратура көтмәгәндә шул утырышта алып барылган беркетмәне дәлил итеп китерде, һәм ул беркетмә урыс телендә! Башкорт корылтаеның яңа рәисе Галим Якупов “башка беркетмә юк” дип кул куйган. Шулай итеп, утырышта булган бар кеше дә аның башкортча баруын әйтә, ә прокуратура һәм Дөнья башкорт корылтае җитәкчелеге “бөтен әйбер урысча алып барылды” дип раслый” дип гаҗәпләнүен белдерә “Башкорт” активистлары. Алар Зилаер районы корылтае һәм Дөнья башкорт корылтае җитәкчелеген утырышка махсус ялган беркетмә язып, Фаил Алчыновка нахак гаеп ягуда гаепли.

2019 елның декабрендә Башкортстан республикасы прокуратурасы “Башкорт” иҗтимагый оешмасын экстремистлыкта гаепләп, аның эшчәнлеген тыюны таләп итеп мәхкәмәгә бирде. “Башкорт” оешмасы вәкилләре үзләренә карата җинаять эше ачылуны Куштау шиханын эшкәртүгә каршы акцияләр уздыру, оешманың актив ватандашлык фикере булуы белән аңлата. Алар бу эзәрлекләүләр артында республика җитәкчесе Радий Хәбиров тора дип саный.

фикерләр

XS
SM
MD
LG