Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Öбнулись." Русия Конституциясен үзгәртүгә каршы чыккан депутатлар


Борис Немцов истәлегенә йөреш

13 мартка Русиянең барлык төбәкләре Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплады. Депутатлар арасында сирәк булса да каршы тавыш бирүче батырлар да табылды. Азатлык аларның кем булуын барлады.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә Татарстан һәм Башкортстаннан берешәр депутат каршы кул күтәрде.

Татарстанда ул "Бердәм Русия" фиркасеннән сайланган депутат, язучы Ркаил Зәйдулла. Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап ул "Әлбәттә, Конституция – Коръән дә, Библия дә түгел, илдә социаль-иҗтимагый, сәяси вазгыять үзгәргәндә, аңа төзәтмәләр кертергә мөмкин. Хәлбуки, хәлиткеч ихтыяҗ килеп чыкмаганда, гадәттә, моңа кагылмаска тырышалар. Бездә, күрәсең, андый ихтыяҗ тугандыр, әмма мин үзем, сәясәттә тәҗрибәсез кеше буларак, аны бик үк күреп бетермим" диде ул.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Ул шулай ук федераль мөнәсәбәтләргә караган төзәтмәләргә игътибар итте. Моннан тыш, дөньяви дәүләт Конституциясенә дини мотивларны кертү урынлымы дигән сорау бирде.

Моңа кадәр дә Зәйдулла парламент утырышларында четерекле мәсьәләләргә, аерым алганда республикада татар теленең кысылуына, мәктәпләрдә тел укытылышына бәйле прокуратура уздырган тикшерүләргә борчылу белдереп чыгышлар ясаган иде. Күптән түгел узган Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохориннан югалган имам Сөләйман Зариповны эзләү барышы турында сорарга җөрьәт итте.

Ркаил Зәйдулла тумышы белән Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылыннан. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе. 2019 елның 9 сентябреннән Татрстан Дәүләт шурасы депутаты.

* * *

Башкортстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш биргән бердәнбер депутат – коммунист Дмитрий Чувилин. "Сул фронт" хәрәкәте җитәкчесе Чувилин Башкортстанда коммунистлар уздырган һәр каршылык чарасында катнашып, хакимиятне тәнкыйтьләп чыга. Соңгы вакытта каршылык чараларын уздыру авырлаша баруын әйткән иде.

Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

"Безгә каршылык чаралары уздыру урыннарын бетерделәр. Чөнки хакимият халыктан курка. Әйдәгез, булган мәйданнарга күпләп чыгып, фикеребезне белдерик", диде ул.

Узган ел коммунистларның урам җыенында ул иң кискен чыгышларның берсен ясады. "Без Русия думасын һәм хөкүмәтне таратуны таләп итәбез! Путинга – импичмент!" диде.

Моннан тыш каршылык чараларының берсендә Чувилин: "Югары белем алу түләүлегә әйләнеп бара, сәламәтлекне ныгыту сыйфаты кими. Безгә мондый дәүләт кирәкме?" дигән сорау куйды һәм чыгышын "Хөкүмәтне отставкага!" дип тәмамлады.


Шулай ук Чувилин Северодвински янында хәрби полигонда булган шартлаудан соң Башкортстанда нурланыш дәрәҗәсен тикшерүне сораган иде.

Элегрәк Чувилин Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп чыгарга да батырчылык итте.

“Украинадагы сугыш олигархлар өчен генә файдалы. Ә зыянны гади кешеләр күрә. Инде Башкортстанга Украинадан әллә күпме качак килде. Ә аларга ярдәм итү студентлар һәм гади халык исәбенә эшләнә. Качакларны чиновник һәм депутатларның резиденцияләренә урнаштыру урынына тулай торакларга кертәләр. Башкортстанда үзебезнең проблемнар да җитәрлек: ашыгыч ярдәм күрсәтү табибларының ачлык игълан итүе дәвам итә, фатир төзүгә акчаларын биреп алданучылар гаделлек таба алмый җәфалана”, диде ул.

Дмитрий Чувилин 1984 елны Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә туган. Мәскәү психология-социаль институтын тәмамлаган. Төрле ширкәтләрдә юридик киңәшче вазифаларын башкарган.

* * *

Әстерханда Русия Конституциясен үзгәрешләр кертүгә барлыгы алты депутат каршы тавыш биргән. Аларның бишесе КПРФ фиркасеннән, берсе – фракцияара депутаты Дмитрий Ануфриев.

Дмитрий Ануфриев
Дмитрий Ануфриев

Өлкә думасында коммунистлар фракциясе җитәкчесе Виктор Вострецов матбугатка сөйләвенчә, аларның төзәтмәләре кабул ителмәү сәбәпле, алар каршы тавыш бирергә булган.

"Конституциядәге төп тенденцияне үзгәртүче барлык яңалыклар референдум аркылы гына кертелә. Ә бүген "төзәтмә" дигән булып бик җитди үзгәрешләр кертелә", диде ул "Кавказ Узел"га.

* * *

Якутиядә республика дәүләт җыены депутаты Сулустана Мыраан парламент Русия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплап тавыш биргәннән соң депутат мандатыннан баш тартты.

Сулустана Мыраан
Сулустана Мыраан

Мыыран "Якутия.Инфо"га белдерүенчә, "Конституция – ул төп документ, кануннарның нигезе. Төп маддәләргә Путин керткән үзгәрешләр легитим түгел. Президентның хакимиятнең өч тармагын да үз кулында тотарга хокукы юк. Моннан тыш, ул тәкъдим иткән тавыш бирү дә легитим түгел. Конституциягә федераль кануннар нормаларын кертү – башбаштаклык", диде ул.

Мыраан фикеренчә, республика парламенты бу мәгънәсезлекне кабул итеп үзенең асылын күрсәтте. Төп канунга үзгәрешләрне тикшергәндә депутатларга сүз бирелмәде. Монда калуның мәгънәсен күрмим. Картлыгымда хурлыкка калырга теләмим дә, калмыйм да", диде Якутиянең хәзер инде элекке депутаты Сулустана Мыраан.

Калмыкстан парламентында үзгәрешләргә каршы шулай ук бары бер депутат тавыш бирде. Ул "Гадел Русия" фиркасеннән Намсыр Манджиев. Узган елны ул Калмыкстан башлыгы сайлауларында катнашырга теләгән иде, әмма республика сайлау комиссиясе аны кертмәде.

Намсыр Манджиев
Намсыр Манджиев

1959 елгы Манджиев республикада шактый гына югары вазифалар башкарды. 1990 еллар уртасында республиканың сәүдә министры булып торды.

Федерация шурасы

Иркутски өлкәсе сенаторы Вячеслав Мархаев Федерация шурасында Конституциягә үзгәрешләр кертү турында канун кабул итүгә каршы тавыш биргән бердәнбер кеше булды. Бу Федерация шурасы материалларыннан күренә.

Вячеслав Мархаев
Вячеслав Мархаев

Мархаев – Иркутски өлкәсеннән сайланган сенатор, КПРФ әгъзасы, бурят ОМОНының элеккеге командиры. Милләте – бурят. Ирекле көрәш спорты остасы. "Ватан каршындагы казанышлар өчен" II дәрәҗә ордены иясе.

2017 елның мартында, Коррупциягә каршы фондның Дмитрий Медведев турындагы фильмы чыкканнан соң, Вячеслав Мархаев хокук саклау органнарына һәм баш прокуратурага ачыктан-ачык "премьер-министрның керемнәре һәм милке белән бәйле барлык фактларны тикшерергә" тәкъдим итә.

2018 елда Вячеслав Мархаев пенсия реформасына һәм пенсия яшен күтәрүгә каршы тавыш биргән биш сенаторның берсе.

2019 елның августында Мәскәүдәге митингларны куып таратканда куәт оешмасы хезмәткәрләренең рәхимсезлеген халык алдында тәнкыйтьләп чыга.

* * *

Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы чыгучылар Мәскәү шәһәр думасында да булды. Яшь депутат Дарья Беседина утырышка "öбнулись" дигән футболка киеп килде. Ул депутатларны Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирергә чакырды.

"Русиядә хакимият инде ничә еллар дәвамында Владимир Путин җитәкчелегендәге коррупциягә баткан төркем кулында кала. Алар халыкны алдый һәм куркуда тота. Барлык матбугат чаралары пропаганда инструментына әйләнде. Алар урлыйлар... Алар кешеләрне үтерә. Куәт оешмалары НКВД дәвамчыларына әйләнде. Иң куркынычы – алар безнең илнең киләчәген юк итәләр. Минем илемнең Владимир Путин тәкъдим иткәннән яхшырак киләчәге бар дип саныйм... Әмма Путин үлгәнче идарә итәргә тели. Путин хакимияттә тагын 16 ел калсын өчен генә безгә бу үзгәрешләрне кабул итәргә ярамый", диде ул.

Беседина Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган. Аңа кадәр ул балачагын Германиядә уздырган.

Мәскәү думасының VII чакырылыш депутаты булуга Беседина шәһәр думасын тарату тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, күп оппозиция вәкилләре сайлауга кертелмәде һәм шул сәбәпле сайланганнар мәскәүләрнең чын карашын чагылдырмый. Депутатлар бу тәкъдимгә каршы чыкты.

Узган елның ноябрендә Беседина Мәскәү шәһәре думасы депутатларын бушка җәмәгать транспорты яки таксида йөрү хисабына эш машиналарыннан баш тартырга чакырды. Бу Мәскәү бюджеты чыгымнарын 100 миллион сумга киметер иде диде ул.

Путинның гомерлеккә хакимияттә калуын телисезме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG