Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият архитектура һәйкәлләре өчен җаваплы"


Тәртип саклаучылар тарихи биналар януга каршы чыгучылар белән мәшгуль
Тәртип саклаучылар тарихи биналар януга каршы чыгучылар белән мәшгуль

Уфада тарих һәм архитектура истәлеге булган Бухартовскийлар йорт-утары янында ялгыз пикетлар узды. 13 март кичендә бу йорт янган иде.

Пикетларда Уфадагы мәдәни мирас булган йортларны саклап калу һәм шәһәр тарихы өчен янып йөрүче 30лап кеше катнашты.

Пикетчылар кулларына хакимиятне гаепләүче язулар тотып, бер-береннән 50ләп метр арада басып торды. Аерым алганда, бу плакатларга “Хакимият бу архитектура истәлеге өчен җаваплы – хакимият бу янгын өчен җаваплы”, “Мэриягә – хурлык! Тарихи һәйкәлләрне саклауга бирелгән акчалар кайда?”, “Уфа – намуссыз һәм мәдәниятсез төзүчеләр өчен түгел”, “Уфа мэры! Тарихны сакларга акча тап яисә кит!”, “Борынгы утарлар яна – бурның бүреге яна”, “Прокурор! Җимерелгән һәйкәлләр өчен төрмәгә ябылганнар кайда?” дип язылган иде. Татарча плакатлар да булды: “Иске шәһәр – янган шәһәр?”. Пикетчылар бер-береннән 50 метр ара ераклыкта шигарләр күтәреп торды.

Пикетта күтәрелгән плакатларның берсе
Пикетта күтәрелгән плакатларның берсе

Бер сәгатьләп барган чарада полиция хезмәткәре кизү торды, пикетчылар турында мәгълүматны теркәп барды, кайда яшәүләрен дә белеште.

Башкортстан кеше хокуклары шурасы әгъзасы, юрист Эльза Мәүлимшина Азатлыкка сөйләгәнчә, бүген Бухартовскийлар утарында чираттагы өмә узарга тиеш булган. Активистлар бинаны монда яшәгән сукбайлардан калган чүп-чардан чистартырга җыенган.

Эльза Мәүлимшина
Эльза Мәүлимшина

“Бина шәһәр идарәсе карамагында, ләкин мэрия аның чисталыгын да, төзеклеген дә кайгыртмый, аны саклау өчен акча бирми. Бу турыда үтенеп күп хатлар, мөрәҗәгатьләр яздык. Мэриягә без өмә узасын хәбәр иткән идек” дип сөйләде Мәүлимшина Азатлыкка.

“Әлеге бинада берничә ел инде кеше яшәми. Ул тарихи биналар исемлегенә кертелгән. Ләкин аңа керү урыннары ныгытылмаган. Без бинада сукбайлар, торыр җире булмаган кешеләр йөрүе турында шәһәр һәм республика хакимиятенә хәбәр иткән идек. Ләкин чаралар күрелмәде, бинага концервация ясамадылар. Агымдагы елга бинаны саклау өчен акча бүленмәгән. Без үз көчебез белән бинаны карап, тазартып тордык”, диде ул

Юрист сүзләренчә, былтыр “Архзащита Уфы” оешмасы мәдәни мирас саналган Бухартовскийлар утарын консервацияләүгә ирешергә тырышкан. Ләкин шәһәр идарәсе берни эшләнмәгән.

Янгын нәтиҗәсе
Янгын нәтиҗәсе

Янгында бина түбәсенең бер өлеше ишелеп төшкән, икенче катка шактый зыян килгән. Полиция янгын сәбәпләрен ачыклый диелә. Янгынның ут төртүдәнме, сукбайлар саксызлыгы нәтиҗәсендәме чыгуы әле билгеле түгел.

Чыгышы белән поляк дворян Бухартовскийлар йорты 1890 елда төзелгән. Бухартовскийларның иң күренеклесе – җәмәгатьчелектән акча җыю оештырып Аксаков халык йортын (хәзерге Башкорт дәүләт опера һәм балет театры) һәм Айнык халык паркын (Якутов паркы) нигезләгән Уфа полицмейстеры Генрих Генрих улы Бухартовский.

Бухартовскийлар йорты
Бухартовскийлар йорты

Йортның беренче катында хезмәтчеләр, икенче катта гаиләсе белән хуҗа яшәгән. Инкыйлабтан соң анда фатирлар булдырыла, беренче катта чәчтараш, икенче катта НКВД хезмәткәрләре яши.

Бүгенге көнгә кадәр түшәмдәге сырлы рәсемнәр, икегә ачыла торган зур ишекләр, бизәкле тәрәзә йөзлекләре дә сакланган.

XS
SM
MD
LG