Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Европа берлеге Кырым аннексиясен янә хөкем итеп чыкты


Харитада Кырым ярымутравы
Харитада Кырым ярымутравы

Төркия тышкы эшләр министрлыгында Русиянең Кырымны канунсыз аннексияләвен танымауларын белдерделәр. Европа берлеге Русиянең ярымутрауны хәрбиләштерүен хөкем итә.

Төркия Русиянең Кырымны аннексияләвен һәм ярымутрауда узган “референдум”ны канунсыз дип таный дип белдерде илнең Тышкы эшләр министрлыгы. Төркия шулай ук кырымтатарларның иминлеге Әнкара өчен өстенлекле мәсьәлә дип тә белдерде.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүен Кырымда узган “референдум”ның алты еллыгы уңаеннан чыгарды.

“Кырым татарларының үз тарихи ватаннарында иминлектә һәм имин шартларда яшәве һәм аларның оккупация аркасында газап күрүләре тукталуы Төркия өчен элеккечә өстенлекле мәсьәлә булып тора”, диелгән белдерүдә.

Министрлык шулай ук Украинаны Төркиянең стратегик партнеры дип тә атаган.

Европа берлеге дә 16 мартта Украина бөтенлеген яклап һәм Кырымда халыкара хокукларның бозылуын хөкем итеп белдерү чыгарды.

Европа берлеге югары рәисе Жозеп Боррель Фонтеллес имзалаган белдерүдә “халыкара хокукның бозылуы халыкара иминлеккә турыдан-туры куркыныч тудыру булып тора” диелә. Анда шулай ук Русиянең ярымутрауны хәрбиләштерүе хөкем ителә, ә Киреч күпере һәм Кырым белән тимер юл элемтәсе төзелү “аннексияләгән Кырымны Русия белән көчләп берләштерү” буларак бәяләнә.

“Европа шурасы Русиядән Киреч бугазы аша Азов диңгезенә халыкара хокук нигезендә киртәләрсез һәм ирекле узуны тәэмин итүен көтә. Диңгездә хәрәкәтне чикләүләрнең дәвам итүе Азов диңгезендә Украина портларының һәм төбәкнең икътисадына начар йогынты ясый” диелгән белдерүдә.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

Әлеге хәлләрдән соң АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның кайбер башка илләре Русиягә карата чикләүләр кертте. Әлеге чаралар Русиянең кайбер рәсми затларының активларын томалау, виза чикләүләре кертүне, ширкәтләргә санкцияләр исемлегендәге русияләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны тыюны күз уңында тота.

XS
SM
MD
LG