Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү казнасыннан православ чиркәвен торгызуга 1 миллиард сум акча тотылачак


Чиркәүнең кыңгыраулары 29 миллионга, иконалар диварын алтынлау – 30 миллионга, рәсемнәрен торгызу 206 миллионга төшәчәк.

Мәскәүнең Святитель Николай чиркәвен сафка бастыруга шәһәр казнасыннан 1 миллиард 29,6 млн сум бүленә, бу хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында дөнья күргән дип яза МБХ Медиа.

“Святитель Николайның Өч Таудагы храмы” Мәскәүнең Пресня районында урнашкан. Бина XVIII гасырның 80нче елларында салынган дип исәпләнә. Хәзер ул җимерек хәлдә. Мәскәү шәһәре аны төзекләндерү эшләрен башкаручы ширкәткә йөкләгәнчә, бинаның “тарихи йөзен бозып күрсәтүче” өлешләрен сүтәргә, иконалар тезелгән диварын алтынлап бизәргә, чиркәү янын төзекләндерергә, инженер системнарын уздырырга кирәк булачак.

Сметадан күренгәнчә, чиркәүнең 13 кыңгыравына 29 миллион сум тотылачак. Алтынланган иконостас 30,5 миллион, капкаларын торгызу – 27,4 миллион, чиркәү диварлары һәм түшәмнәрендәге рәсемнәрне киредән торгызу 206 миллион сумга төшәчәк.

Элегрәк Русия православ чиркәвенең Мәскәүдәге Патриот паркында төзелүче яңа храмына шәһәр казнасыннан 2 миллиард 950 мең сум бирелгәне билгеле булган иде. Моннан тыш, төзелешкә Русия саклану министрлыгыннан 6 миллиард сум бүленгән. Журналистлар ачыклаганча, Русия православ чиркәве ким дигәндә дүрт министрлык һәм ике федераль агентлыктан финанслана.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG