Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кешесе Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирүгә каршы петиция чыгарды


Владимир Путин
Владимир Путин

Михаил Трофимов референдум уздырырга тәкъдим итә. Бер тәүлек эчендә мөрәҗәгатьне өч йөздән артык кеше имзалаган. 

Казанда яшәүче Михаил Трофимов Интернетта Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирүгә каршы петиция чыгарган.

Ул мондый мәсьәлә референдум уздыру аша хәл ителергә тиеш дип белдерә.

“Чынлыкта, безгә шушындый тавыш бирү аша күп санлы чиксез әһәмиятле булган тарихи дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итәргә тәкъдим итәләр, бу мәсьәләләр хакимиятнең бөтен тармаклары, социаль гарантияләр, Конституциянең идеологик эчтәлеге белән бәйле. Русия ватандашлары Владимир Путинга сайлауларда намзәт буларак катнашу мөмкинлеге бирергә телиләрме – бу да тавыш бирүдә ачыкланачак. Һәм шушылар барысын да гади генә “риза/риза түгел” соравы аша эшләмәкче булалар. Ә асылда бу инде төзәтмә генә түгел, ә Русия Федерациясе Конституциясен нигезеннән үзгәртү”, дип язылган Михаил Трофимов петициясендә.

Автор тавыш бирү көчкә ия булсын өчен ул референдум итеп уздырылырга тиеш, һәм һәр үзгәреш өчен аерым тавыш бирелергә тиеш дип белдерә. Референдум булса, ялганлау һәм саннарны алдашып күрсәтү катлаулырак булачак ди автор.

Һәр үзгәреш өчен аерым тавыш бирү булмаса һәм референдум уздырылмаса, без үзгәрешләрнең канунилыгын танымыйбыз дип яза ул.

Элегрәк канунда каралмаган гомумхалык тавыш бирүе уздыруны сайлаучылар хокукы өчен көрәшүче “Голос” хәрәкәте дә тәнкыйтьләп чыккан иде. Алар тавыш бирүнең тәкъдим ителгән ысулын “манипуляция һәм пропаганда алымы” дип атады, бу гамәл “аерым бер вәзгыятьтә аерым бер сәяси көчләргә файдалы карарларны канунилаштыруга” юнәлтелгән диде.

  • Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен президент Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты. Путин яңа хакимият органы – Дәүләт шурасы кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләргә ярашлы, Дәүләт думасы президент тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгын раслау хокукы ала, шулай ук ул премьер тәкъдим иткән вице-премьерларны һәм министрларны да раслый. Бары куәт ведомстволары башлыклары Федерация шурасы белән киңәшкәннән соң президент тарафыннан раслана.
  • Конституциягә үзгәрешләргә ярашлы, президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турында маддәдән “рәттән” дигән сүз алып ташлана. Констиуциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең “дәүләт коручы халык теле” булуы язып куела.
  • 10 мартта “Бердәм Русия” депутаты Валентина Терешкова президентның моңа кадәр булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу Путинга 2024 елдан соң да сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.
  • 16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады.
  • 22 апрельдә Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирү узарга тиеш. Андый ысул белән гомумхалык тавыш бирүе канунда каралмаган, ләкин Конституция мәхкәмәсе аны хуплады. Кайбер медиа Кремль коронавирус сәбәпле тавыш бирүне 22 апрельдән җәйгә яисә көз көненә күчерү турында уйлый дип хәбәр итте. Президент сүзчесе Дмитрий Песков моны кире какты, “бернинди дә бүтән көннәр хәзерге вакытта каралмый” диде.

XS
SM
MD
LG