Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән


Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 100дән арткан. Аларның 10сы вирусны ил эчендә йоктырган.

Коронавируска көрәш штабы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Әлеге мәгълүматны Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова раслады.

"Сүз Татарстанга килгән Франция ватандашы турында бара. Ул коронавирус билгеләре барлыкка килүгә хастаханәгә салынды", диде Галимова. Хәзерге вакытта Франция ватандашы республика инфекция хастаханәсендә табиблар күзәтүендә.

"Бизнес Online" язучынча, Татарстанга килүгә үк әлеге кеше үз-үзен изоляция тоткан, урамнарда йөрмәгән.

Русиядә исә COVID-19 коронавирусын йоктыручылар саны 114кә җитте. Бу хакта Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. Аларның күпчелеге чит илдән килгән булса, 10 кеше вирусны ил эчендә йоктырган.

"Русиядә хәзерге вакытта 26 төбәктә 114 авырган кеше теркәлгән. Аларның бишесе инде сәламәтләнгән. 109 кеше стационарда, алар арасында 106 кешедә авыру җиңел формада, симптомсыз уза", диде Голикова.

  • 11 март кичендә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы​ коронавирус сәбәпле пандемия игълан итте. Пандемия дип киң таралган, гадәттән тыш көчле эпидемияне атыйлар.
  • 16 март Русия хөкүмәте чит ил ватандашларына илгә керүне тыйды. Тыю 18 марттан 1 майга кадәр гамәлдә булачак. Бүген Русия визалар бирүне туктатты.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә республиканың коронавирус таралуына каршы көрәш штабы Татарстанда махсус тәртип кертелүе хакында хәбәр итте. Коронавирус таралуны булдырмауга юнәлтелгән махсус санитар-эпидемиология тәртибе 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
  • Татарстанда коронавирус сәбәпле барлык театрлар ябыла, 50дән артык кеше катнашулы барлык чаралар тыела. Моның хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.
  • Азатлык коронавирус турында махсус җанлы блог алып бара.
XS
SM
MD
LG