Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Егетләрне яклап туганнары гына түгел, башкалар да пикетка чыга"


Лев Пономарев мөселманнарны азат итү таләбе белән ялгыз пикетта
Лев Пономарев мөселманнарны азат итү таләбе белән ялгыз пикетта

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнеп кулга алынган Руслан Сөнгатовның хатыны Наилә ханым Азатлыкка әйтүенчә, аның ирен бу көннәрдә колониягә җибәрәчәкләр. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне яклаучылар арта ди ул.

2020 елның 13 гыйнварында апелляция Руслан Сөнгатов һәм тагын дүрт мөселманга чыгарылган мәхкәмә карарын үз көчендә калдырды. "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләп узган елның мартында Самар шәһәре Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе Руслан Сөнгатовны – 22, Рөстәм Ямалиевны – 20 елга, Илнар Зиннәтовны – 19 елга, Марат Туляковны – 18 елга, Ирек Насыйровны 14 елга хөкем иткән иде.

Хөкем ителүчеләрнең берсе Илнар Зиннәтовның адвокаты Тимур Идалов бу сәяси эчтәлектәге эш дип саный. Гаепләнүче һәм аларның яклаучылары алга таба көрәшергә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Әлеге "бишлек"тә Руслан Сөнгатов иң озакка хөкем ителүче. Ул ике ел элек җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать белән чыккан иде:

"2017 елның 14 мартында Казанда 20дән артык фатирда чираттагы тентүләр узды. Шуның нәтиҗәсендә 13 кеше Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең беренче өлеше нигезендә, аерым алганда террор оешмасында катнашу һәм оештыруда гаепләнде.

Гаепләүнең нигезе булып безнең бер-беребезгә кунакка йөрү һәм җәй айларында ял көнне футбол уйнау тора. Куәт структуралары моны оешманың яшерен очрашулар буларак бәяли. Кыскасы, илнең күпчелек халкы кыла торган гамәлләр безгә террор оешмасындагы эшчәнлек кебек тагыла.

Әлеге гаепләүләр нигезендә Казанда гына да 35тән артык (ул вакытка – ред.) кеше иректән мәхрүм ителгән. Кайберләре бүген хөкем карарларын көтә, кайберләре инде 16-18 елга кадәр төрмәгә ябылган.

Бу исламда булган өчен генә 18 ел, чөнки бер генә зыян күрүче дә юк бит. Бер генә шартлату, яндыру яки халыкны куркыта торган яки кеше үлеменә китерергә мөмкин бер генә гамәл дә кылынмаган. Үз белемеңне арттыру өчен ислам китаплары укыган өчен 18 елга иректән мәхрүм итәләрме? Бу акылга сыймаслык рәхимсезлек түгел мени?

Мин һәрвакыт көч куллануга каршы булдым һәм каршымын, чөнки динем көч куллануны тыя. Әгәр мин террорчы булсам кемнедер шартлатыр яки үтерер идем. Әмма мин гаиләмне тукландыру, ялланган фатирны түли алу, үз вакытыннан алда туган баламны һәм шул сәбәпле кыйммәтле дәвалау ысуллары ихтыяҗы булу сәбәпле, атнаның алты көнен иртәдән кичкә кадәр төзелештә эшләдем. Бердәнбер ял көнен мин гаиләм һәм туганнарыма ярдәм итеп үткәрдем.

Шулай яшәп яткан көннең берсендә әйтмичә генә иртәнге алтыда ОМОН, ФСБ, ЦПЭ (Экстремизмга каршы үзәк) вәкиләре ишекне ватып керә, барысын да видеога төшерә-төшерә мине кулга ала һәм кичен телевидение каналларындагы яңалыклар мине куркыныч террорчы кебек күрсәтә. Шул ук вакытта аны дәлилләрлек бернинди корал, шартлаткыч да юк бит. Аның урынына алар Русиядә тыелган әдәбият исемлегенә кертелгән ике китапны күрсәтте. Соңрак ФСБ кабинетларында миңа яныйлар һәм гомерлек төрмәгә утырту белән куркыталар. Кеше үтерү, талау ягъни кешеләр зыян күргән очракта да хөкем карарлары йомшаграк – 8,10, 15 ел була.

Мине хөкемгә хәрби мәхкәмә тартуы мин хәрби җинаятьче һәм мине хәрби чордагы кануннар нигезендә хөкем итәчәкләр дигәнне аңлата кебек. Димәк, хакимият күңеленә хуш килмәгән исламдагы кешеләргә каршы сугыш игълан ителгән!

Мондый башбаштаклыкны һәм хакимиятнең кешелеккә каршы гамәлләрен яшерергә ярамый, чөнки моннан без генә түгел, ә гаиләләребез һәм бөтен мөселманнар зыян күрә. Мондый гамәлләр белән алар безнең фикерләүне буарга, алар теләгәнчә генә сөйләтергә һәм куркуда тотарга телиләр. Яклауның бердәнбер чарасы булып чынбарлыкны җәмәгатьчелеккә чыгару тора. Мәхкәмәләр, прокуратура, ФСБ, Тикшерү комитеты, рәсми матбугатның чынбарлыкны бозып күрсәтүен истә тотканда, аларны халыкның дөреслекне белүе куркыта. Шул сәбәпле хакимиятнең бу башбаштаклыгыннан читтә калмагыз дип мөрәҗәгать итәм. Әлеге эзәрлекләүләр турында бөтен дөньяга җиткерергә кирәк", диелгән иде Сөнгатовның мөрәҗәгатендә.

Русланның хатыны Наилә Сөнгатова Азатлыкка әйтүенчә, ире инде бер ел дәвамында Самар СИЗОсында утыра.

Руслан Сөнгатов, Наилә Сөнгатова һәм балалары
Руслан Сөнгатов, Наилә Сөнгатова һәм балалары

"Лагерьга озатуны көтә. Кая сөргенгә җибәреләчәкләрен көнендә генә беләчәкләр. Әйтүенчә, СИЗОда аларга мөнәсәбәт ярыйсы, ягъни газапламыйлар, физик көч кулланылмый, басым ясалмый, — дип сөйләде Наилә ханым. — Сатуда ирекле булган ислам китаплары рөхсәт ителә, ә кесәдә йөртә торган, гарәп телендәге кечкенә Коръән китапларын алалар".

Наилә ханым әйтүенчә, аңа һәм иренә Наиләнең әти-әнисе һәм мөселманнар ярдәм итә.

"Без улым белән икәү яшибез, фатир яллап торабыз. Мин өйдә эшлим, балаларга индивидуаль дәресләр бирәм. Эшкә чыга алмыйм — улымны үзем белән беркая да алып булмый. Бакчага бирергә ярамый, чөнки йөрәге белән проблемнар сәбәпле, чирләргә ярамый. Улыбызда йөрәк авыруы таптылар, тикшерүләр узабыз", дип уртаклаша ул.

Сөнгатова әйтүенчә, Facebook-та тоткарланган мөселманнарның эшләрен мөмкин кадәр күбрәк яктыртырга тырышкан "Ата-аналар теләктәшлеге" ("Родительская солидарность") төркеме бар.

"Медиага килгәндә, элек бу теманы яктыртулар азрак иде, әмма бүген алар күпкә артты.

Егетләрне яклап, туганнары гына түгел, ят кешеләр дә ялгыз пикетларга чыга

Шулай ук кешеләрнең безнең эшләр белән кызыксынуы арта баруы мөһим. Җәмгыятьтә мөселманнарга карата репрессияләр проблемын күргән һәм эшнең ялган булуын, сәяси заказ булуын аңлаган кешеләр күбәя. Егетләрне яклап, туганнары гына түгел, ят кешеләр дә ялгыз пикетларга чыгалар һәм аларны азат итүне таләп итәләр. Бүген без, тоткыннарның туганнары, бу эшләребезне мөмкин кадәр халыкка җиткерергә тырышабыз. Чөнки канунга мөрәҗәгать итүнең мәгънәсен күрмибез, ул эшләми.

Бары тик җәмәгатьчелектә киң яктырту һәм җәмәгать фикере генә, Аллаһ ярдәме белән, безнең эшләрне кирәкле якка — 2003 елның 14 мартындагы "Хизб ут-Тәхрир"ны террорчылык төркеме дип тану турындагы Русия Югары мәхкамәсе карарын гамәлдән чыгару һәм безнең ир-егетләребезне азат итү ягына борырга сәләтле", дип саный Наилә Сөнгатова.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG