Акъярда (Севастополь) сайланып алынган җәмәгатьчелек белән очрашуда ул Акъярны Русиянең патриотик башкаласы дип атады. "Бу гасырлар тирәнлегенә китә, 1853-1856 елдагы сугышка хәтле, Бөек ватан сугушы хакында сүз дә юк... Кырым — уникаль урын, монда Русиянең дәүләтчелеге туплана", диде ул.
Сорау–җавап форматында узган очрашуда ул "Кырым Украина заманында үзе ярдәмгә мохтаҗ булса да Украина өчен донор булды. Моннан алып башка регионнарга бирә иделәр", диде.
Очрашуда катнашкан 2014 елда Кырым самооборонасы җитәкчеләренең берсе Армен Мартоян "алты ел элек без Кырымда милиция, ФСБ ролен үтәдек. 15 мең кешелек самооборона Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр өчен тавыш бирәчәк" дип Путинга озын гомер теләде. Путин 22 апрельгә билгеләнгән бу тавыш бирүнең коронавирус сәбәпле соңрак вакытка күчерелү ихтималын да белдерде.
Шундый рухта барган очрашуда укытучыларның эш хаклары, сугыш чоры һәйкәлләре, үсмерләрнең КВН такымнары, полиция ветераннарына йортлар бирү, Акъяр портының санкцияләр сәбәпле эшләмәве, балыкчылар флотының җимерелүе кебек мәсьәләләрдә сораулар бирелде.
Путин Кырым күперен төзүчеләрне орден һәм медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Чарада Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Марат Хөснуллин, Кырым башлыгы Сергей Аксенов катнашты.
Кырымтатарлардан чарада катнашучылар күренмәде, алар белән бәйле сораулар да булмады. Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев Путинның бу сәфәре турында "ул монда гел килеп торачак һәм үзенең кылганнарын дөрес, гадел дип ышандырырга тырышачак. Ул алга таба да килеп торачак, ләкин халыкара җәмәгатьчелек бу сәфәрләрне җинаять кылган урынга кайту, эзләрне саклау омтылышлары кебек кабул итәчәк", диде Азатлыкка.
2014 елда Кырым аннексияләнгәннән соң Русия президентының бу вакыйганың еллыгына Кырымга килүе инде гәдәткә әйләнде.