"Яңгырдан соң җыела торган суларның агып китү юлларын көйләү турында Казан мэры Илсур Метшинга татар телендә матур гына хат язган идем. Җавап килде. Гадәттәгечә гомуми сүзләр язылган. Анысына инде өйрәнгән. Мине аптыратканы, татарча хатка урысча җавап бирелгән. Казан мэриясе татар теленең дәүләт теле икәнен белмиме?", ди Нәбиуллин.
Ул Татарстанның дәүләт телләре кануны бозылу сәбәпле әлеге хәлне республика прокуратурасына шикаять итәргә җыена.