Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның 10 елы: чигенешләр Шәймиев чорыннан да күбрәк


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы утырышында, 12 март 2020

25 март Рөстәм Миңнехановның хакимияткә килүенә ун ел тула. Шушы ун елда Татарстанда нинди казанышлар, нинди чигенешләр булды? Азатлык белгечләр фикерен тәкъдим итә башлый.

Милли сәясәттә, икътисадта, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр коруда нәрсәгә иреште? Ул алып барган сәясәтнең уңай һәм тискәре яклары нинди? Нинди югалтулар булды һәм нинди максатларга ирешелде?

Узган атна Татарстан коткаручылары Миңнеханов белән очрашуда аны быел узачак президент сайлауда үзен кабат намзәт итеп күрсәтергә үтенде. Дилбегәне алга таба аның тотуы дөресме, әллә Татарстанга да үзгәрешләр кирәкме?

Республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләрнең шул хакта фикерләрен тәкъдим итәбез.

Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, Рөстәм Миңнехановның төп хатасы — халыкка таянмау, белгечләр фикеренә колак салмау.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Рөстәм Миңнехановның 10 еллык президентлык чоры икътисади яктан уңышлы, ә мәдәни-һуманитар өлкәдә тискәре күренешләр күп булды. Республика эчендә татар милләте чәчәк ата алмады. Мәдәни-һуманитар өлкә дигәч, мин моңа тел факторын да, һуманитар фәннәр үсешен дә, университетлар факторын да кертәм. Милли университетны барыбер оештырыла алмады. Боларның барысын да алып караганда, без уңышсыз булып чыктык.

Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр кору да начарайды. Әмма бусы Рөстәм Миңнехановка гына бәйле түгел. Гомум вазгыятькә буйсынырга туры килә. Мин әлеге өлкәдә Миңнехановны җаваплы дип санамыйм.

Миңнехановның төп проблемы — җәмәгатьчелек белән элемтәсе булмауда

Шәймиев — сәясәтче, Миңнеханов — менеджер дигән бәяләмәләр ишетелә. Әмма бу — сафсата. Шәймиевка башка чор эләкте. Шуңа да ул уңышлырак дигән хис туа. Миңнехановка, урысча әйтмешли, "не повезло", аңа авыр чор туры килде. Шәймиев күтәрелгән, көчле татарга таянып эш итә алды. Ә хәзер андый күтәрелеш юк, Миңнехановның андый таянычы юк.

Татарстан президенты татар җәмәгатьчелеге белән тыгызрак элемтәдә булса, бүгенге шартларда аның эшчәнлеге нәтиҗәлерәк, уңышлырак булыр иде. Ул үзенә генә таянды, ә экспертлар даирәсен көчәйткән булса, төрле фикерләрне тыңласа, сәяси эшләрдә бүгенге кебек артка чигенүләр булмас иде. Аның бит чын экспертлар даирәсе дә юк. Мисал өчен, Дәүләт шурасында тел буенча яңа шура булдырырга дигән сүз булды. Анда эшләрлек бер белгечне дә белмим. Һәрхәлдә, безгә аларның исемнәре билгеле түгел. Гәрчә мондый комиссияләрне 10 ел элек төзеп, әллә нинди проектларны тормышка ашырып булыр иде.

Миңнехановның төп проблемы — җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәте, элемтәсе булмауда. Әгәр дә җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәт яхшы булса, халыкның фикерен белсә, шуңа таянып, Мәскәүгә башка җавап та бирә алган булыр иде.

Тарихчы Дамир Исхаков Миңнехановның 10 елы икътисади яктан уңышлы дисә, икътисадчы Таһир Дәүләтшин Татарстанның 10 ел эчендә икътисадта казанышлары күренми диде.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

—​ Шушы ун елда Татарстан икътисадында сизелерлек үзгәрешләр күрмим. Сәяси яктан безнең югалтулар бик күп. Бу югалтуларны ничек кайтарасы булыр – белмим.

Миңнеханов президент булганда икътисадта алга китеш булмады

2010 елда нефтькә бәяләр инде төшә башлаган иде. Аннары бездә бит проблемнар нефть бәясеннән тормый. Татарстанда нефть чыгару гына түгел, нефть эшкәртү, машина җитештерү җайланган. Ун ел элек тә, хәзер дә хәл бер чамада. 2000нчы елларда нефтькә бәя югары, икътисад үсештә иде. 2010 елда инде без торгынлыкка кердек. Ул торгынлык 2008 елда башланды һәм хәзер дә дәвам итә. Аннан Татарстан үзе генә чыга алмый, ул Русия күләмендәге проблемнарга бәйле. Рөстәм Миңнеханов президент булганда икътисадта алга китеш күрмим.

Сәясәткә килгәндә, күпкә артка чигендек. Мәскәү шовинистларга таяна башлады. Ул сәясәткә каршы Татарстан көрәшә алыр иде, әмма аның өчен Татарстан җитәкчелегендә Миңтимер Шәймиев кебек зирәк, уйлый торган, акыллы сәясәтче булуы кирәк.

Путинның Йошкар-Оладагы чыгышыннан Русиянең кайда борылуы аңлашыла иде. Чарасын да күрергә мөмкин булгандыр. Республикаларның җитәкчеләре чын сәясәтчеләр булган булса. Федераль үзәккә каршы торырлык сәясәтчеләр бездә дә, башка республикаларда да калмады. Бу хәл дәвам итә. Русия Конституциясен үзгәртүдә дә үз сүзен әйтә алмадылар. Миңнеханов бу үзгәртүдә бернинди начарлык юк дип әйтте.

Миңнеханов тагын биш ел президент булса, республикада алга китеш булмаячак

Рөстәм Миңнехановка сайлауга барырга кирәк түгел, чөнки ул тагын биш ел президент булса, республикада алга китеш булмаячак. Русия өчен дә файдалы түгел, Татарстан өчен бермә-бер зыян.

Башка кеше үзгәрешләр алып килер иде дип уйлыйм. Хәзер Татарстанда гына түгел, ә бөтен Русиядә ун еллык торгынлык. Халыкта төшенкелек. Кызганыч, 10-20 ел хакимияттә утырган җитәкчене урыныннан кузгатып та булмый.

Татарстан президенты татар милләтенең лидеры, хәтта башка милли республикалар җитәкчеләрен да әйдәп баручы президент булырга тиеш. Чын сәясәтче булырга тиеш. Хәзер сәясәттән читләшәләр. Хәл начараячак. Татарстанда гына түгел, башка республика, төбәкләрдә дә һәм хәтта Мәскәүнең үзендә дә мондый сәясәт алып барганда проблемнар арта барачак.

* * *

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты галиме, Төньяк Кавказ белгече Әхмәт Ярлыкапов Миңнехановның Мәскәү алдында күп кенә мәсьәләләрдә чигенүен әйтә.

Әхмәт Ярлыкапов
Әхмәт Ярлыкапов
Миңнехановның чигенешләре Шәймиев җитәкләгән чордагыдан күбрәк

"Минемчә, хәзер күпмедер бәйсезлеккә ия төбәк башлыгы — Кадыров" ди Ярлыкапов​. Аның әйтүенчә, Чечня башлыгы белән чагыштырганда, Миңнехановның чигенүләре ачык күренә. Аның фикеренчә, Кадыров фонында Миңнехановның чигенешләре Татарстанны Миңтимер Шәймиев җитәкләгән чордагыдан күбрәк булуы яхшы күренә.

Ул шулай ук Татарстанның эчтәлек өчен түгел, күбрәк форма өчен көрәшкәнлеген әйтә. "Президент" атамасы өчен көрәш ул кадәр мөһим түгел, дигән фикердә ул.

Путин Русиясендә берәр төбәк җитәкчесенең Кремльдән алып барылган үзәкләштерү сәясәтенә уңышлы каршы тора алу мөмкинлеге бар идеме, дигән сорауга сәясәт белгече Валерий Соловей тискәре җавап бирә.

Валерий Соловей
Валерий Соловей

Кремльгә каршы тора алу мөмкинлеге бары Кадыйровта гына, әмма ансы башка хәл, дип өсти Соловей. Аның фикеренчә, Русия — де факто унитар дәүләт һәм анда Чечня аерым статуска ия, ә Татарстан очрагында бераз федерализм элементлары бар. "Калдык элементлар", дип атый ул аларны.

Тиздән бу "калдык элементлар"ның да юк ителү ихтималы турындагы сорауга Соловей тискәре җавап бирә һәм Путинның моңа өлгермәячәк дип аңлата.

"Өлгермәсләр кебек. Систем тиздән ишелеп төшәчәк", ди ул.

Татарстанның киләсе президенты кем булуын телисез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG