Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирус йоктыруның беренче очраклары теркәлгән


Башкортстанда коронавирус йоктырган өч кеше ачыкланган, аларның икесе чит илдән кайткан, берсе Мәскәүгә эшкә йөргән.

Башкортстанда коронавирус йоктыруның беренче очраклары теркәлгән. Республика башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, өч кешедә Covid-19 вирусы ачыкланган.

Икесе чит илдән кайткан, тагын бер уфалы Мәскәүгә даими эшкә йөргән.

Хәбиров сүзләренчә, барысы да изоляцияләнгән, алар белән аралашкан кешеләр тикшерелә.

"Бу очрак куркынычның чын булуы хакында сөйли. Саклык чараларын үтәгез. Чит илләрдән кайтканнар карантинда утырырга тиеш, аны бозу канун нигезендә эзәрлекләнә", дип кисәтте Радий Хәбиров.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, Башкортстанда 15 меңнән артык кеше карантинда утыра.

23 марттан Башкортстанда бөтен бассейннар һәм кинотеатрлар ябылды. Киңкүләм чараларда 50 кешедән дә артык катнашучы рөхсәт ителми. Моннан тыш, Хәбиров республикада коронавирус булуда шикләнелгән кешеләр өчен тагын ике хастаханә булдырырга кушты, алар Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе белән чикләрдә ачылачак, барлыгы республикада өч обсерватор булачак.

фикерләр

XS
SM
MD
LG