Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның 10 елы: "Татар милләтенә файдага булмады"


Рөстәм Миңнеханов гает намазында, 2019 ел

25 март Рөстәм Миңнехановның хакимияткә килүенә ун ел тулды. Шушы ун елда Татарстанда нинди казанышлар, нинди чигенешләр булды? Азатлык белгечләр фикерен тәкъдим итә.

Милли сәясәттә, икътисадта, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр коруда нәрсәгә иреште? Ул алып барган сәясәтнең уңай һәм тискәре яклары нинди? Нинди югалтулар булды һәм нинди максатларга ирешелде? Республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләрнең шул хакта фикерләрен тәкъдим итәбез.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифасында 10 елы татар милләтенә файдага булмады дип саный.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Миңнеханов президент булып утырган 10 елда бер генә татар мәктәбе дә ачылмады

— 10 ел эчендә мине экстремист, җинаятьче дип гаепләп ике мәртәбә хөкем иттеләр. Һәм Миңнеханов президент булып торганда мине ике тапкыр, 2016 елда һәм быел Тукай бүләгеннән төшереп калдырдылар. Ә милләтнең югалтулары тагын да зуррак булды. Татар теле мәктәпләрдә ихтыяри укуга калды. Миңнеханов милләтне яклап үз сүзен әйтмәде, татар телен дә, татар милләтен дә якламады. Миңнеханов президент булып утырганда бер генә татар мәктәбе дә ачылмады, милли университет ачу турында сүз дә юк, булганы да бетте. Казан федераль университетын педагогика университеты белән кушкан булып татар теле бүлекләрен, татар телендә укытуны бетерделәр. Заманында нинди авырлыклар белән ачылган тарих институтының да язмышы кыл өстендә, Миңнеханов аны яклап бер сүз әйтмәде.

Заманында Миңнехановны президент итеп куйганда журналистлар аннан нинди китаплар укуын сораган иде. "Без китап укымасак та, кеше булдык әле", диде Миңнеханов. Ягъни бер китап укымаган, милли әдәбиятны, милли тарихны, милли сәнгатьне белмәгән кеше бүген бөтен нәрсәне хәл итеп утыра.

Милли мәсьәләдә Миңнеханов татарга һәм мөселманнарга каршы эшләде

Булмаган террорчыларны, экстремистларны эзләп күпме кешене төрмәгә утырттылар. Унарлап, егермеләп яптылар. Мин Миңнехановка хат язып үз кулым белән аңа тоттырдым, мөселманнарга ярдәм итүен сорап, аларның гаебе юк, бу сезнең өстә булачак диеп. Мәскәү нинди исемлек бирә - бөтенесен утырта баралар. Хәтта Миңнеханов бер җыелышта ул мөселманнарны рәхимсез рәвештә җәзаларга кушты. Бу мөселманнар өчен Миңнеханов теле дөньяда да, бу дөньяда да җавап бирәчәк. Милли мәсьәләдә Миңнеханов татарга һәм мөселманнарга каршы эшләде.

Ә икътисадка килгәндә, икътисад бара кебек. Нефть өстендә утырып, болар да булмаса, нәрсә булыр иде? Имеш Миңнеханов дөнья буйлап йөри. Дөнья буйлап аны Мәскәү йөртә, ул Русиягә акча, инвестиция ташый. Янәсе Русиядә татарга ирек бирәләр. Ул күз буяп йөри. Ул читкә барып татар өчен берәр нәрсә эшләдеме, татарның хокукларын яклап берәр сүз әйттеме? Ул анда Русиядәге милләтләрнең һәм республикаларның хәле әйбәт булуын әйтү өчен бара. Үзенең кода-кодагыйларына, үз тирәсен сырып алган, милләтнең канын эчеп ятучы сорыкортларга акча ташый, аларның бизнесын кайгыртып йөри ул, милләтне түгел. Мин Миңнехановны татарның хурлыгы дип атар идем, Шәймиев тә, Миңнеханов та татар тарихында очраклы кешеләр.

Чит илләргә барып татар өчен берәр нәрсә эшләдеме, татарның хокукларын яклап берәр сүз әйттеме?

Миңнехановны Казанда Универсиада, төрле спорт чаралары уздырганы өчен мактаучылар бар. Әмма бу Универсиада федераль үзәктән зур кредитлар алып, бурычка уздырылды бит! 2023 елда Татарстан Мәскәүгә процентлар белән арткан миллиардлаган суммада кредит түли башлаячак. Универсиада өчен төзелгән биналар да безнеке түгел, ул КФУга тапшырылды, ә ул университет хәзер федераль үзәкнеке. Шул ук вакытта Сочида уздырылган Олимпиада федераль үзәк бюджетыннан финансланды, кредитка түгел.

Шушы ун ел вакыт эчендә Миңнехановның хатыны Русиянең иң бай хатын-кызы исемлегенә керде. Арчадан чәчтараш булып килгән бу ханым, ире президент булгач, бик тиз миллионерга әйләнде. Моны халык та, Мәскәү дә күреп тора бит! Һәм кирәк вакытта исләренә төшерәчәкләр.

Татарстан президенты буларак Миңнеханов Русия Конституциясенә кертәсе үзгәрешләргә беренче булып моңа каршы чыгарга тиеш иде

Инде тагы үзебезнең милли проблемаларга әйләнеп кайтыйк. Стратегия дип ел буе Русия буйлап чабулап йөрделәр, ә милли стратегия һаман юк! Булмас та инде. Чөнки Русия Конституциясенә керткән үзгәрешләр татар үсешенә нигез калдырмый. Анда татарның теленә дә, диненә дә, үзенә дә урын юк. Хәтта милли республикаларның да киләчәге юк. Татарстан президенты буларак Миңнеханов беренче булып моңа каршы чыгарга тиеш иде. Ә ул, бернинди каршылык күрмим, диде. Шәймиев та, Миңнеханов та милләтнең киләчәгенә балта чаба торган бу куркыныч документны яклап чыктылар. Чөнки койрыклары шәхси байлыкларына ябышкан, милләткә караганда, шул кадерле. Һәм бу ике татар түрәсе, милләтне бетерүче булып, тарихка кереп калырга мөмкин. Алар шуннан курыкмыйлар микән?

Инде соңгысы. Татарстан Конституциясе нигезендә Республика президенты ике срокка гына сайлана ала. Миңнеханов инде үз вакытын утырды. Милләткә файдага утырмады. Без яулап, көрәшеп алганнарның бөтенесен таратып, юкка чыгарып бетерде. Әмма ул моны аңларлык хәлдә түгел. Һәм бу безнең зур бәхетсезлегебез. Шундый хәлиткеч вакытта ил- милләт белән очраклы кешеләр идарә итә. Шунлыктан милләт тормышы һаман тоташ кара урман.

* * *

Сәясәт белгече, тарихчы Илнар Гарифуллин Миңнеханов чорында милли сәясәттә хаталар ясалды дип әйтте.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

— Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2010 елга кадәр барган үсешне дәвам итте. Республика җитәкчеләре күбрәк икътисадны үстерделәр. Төркия, Урта Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыттылар. Икътисадка күп көч салынганга күрә Татарстанның башка төбәкләргә караганда социаль-икътисади хәле күпкә яхшырак. Шул ук вакытта республика идеология, сәясәт ягыннан күп хаталар ясады. Туган телләр, республика статусы, җанисәп мәсьәләсендә ул ачык күренде.

* * *

Сәясәт белгече Аббас Галләмов фикеренчә, Кремль тоташ үзәкләштерү эше алып барганда Миңнеханов вазгыятьне саклап кала алган.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

— Кремль бар нәрсәне үзәкләштерү сәясәте алып барганда Миңнеханов вазгыятьне контрольдә тоту өчен мөмкин булганның барын да эшләде. Ул кайдадыр чигенде, әмма бары чигенми булмый торган урыннарда гына. Ни дисәң дә, сәясәт бит мөмкинлекләр сәнгате, ди Галләмов.

Чечняне исәпкә алмаганда, Татарстан — хәзер мөмкин булган кадәр мөстәкыйльлеккә ия төбәк. Шул ук вакытта, Чечнядән аермалы буларак, республика прогрессив һәм бик динамик төбәк булып тора, ди ул.

Белгечтән Татарстанны күрше Башкортстан белән чагыштыруны сорадык.

"Башкортстан бик нык артка калды. Калышу Мортаза Рәхимов (1993-2010 еллардагы Башкортстан президенты — ред.) чорында ук башланды һәм Рөстәм Хәмитов (2010-2018 елардагы җитәкче — ред.) чорында дәвам итте. Радий Хәбиров моны үзгәртә алырмы — әлегә билгесез. Бу бер-ике елда гына була торган эш түгел. Монда 10 ел да җитмәскә мөмкин", диде Галләмов.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG