Коронавирус йоктыручы хәзерге вакытта республика инфекция хастаханәсенә салынган. Температурасы юк, үзен яхшы хис итә.
Аның белән якын аралашкан һәм очкычта булган кешеләрне хәзер тикшерелә. Галимова сүзләренчә, әлеге хатын-кыз кайтканнан соң чыгып йөрмичә, өйдә генә утырган.
Элегрәк коронавирус Казанның "Зенит" волейбол клубы уенчысы Ирвин Нгапетта табылган иде.
Азатлык вируска бәйле барлык соңгы хәбәрләрне җанлы блогта җыеп бара.