Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада эшләүче татар табиблары: "Бу чиргә җитди карау кирәк"


Архив фотосы
Архив фотосы

АКШ хастаханәләрендә эшләүче, чыгышы белән Татарстан һәм Башкортстаннан булган шәфкать туташлары туган илләрендәге якыннары өчен борчыла. Алар коронавирус таралу куркынычына җитди карарга, башка илләрнең тәҗрибәсен исәпкә алырга чакыра.

Коронавирус вакытында төп авырлык медицина хезмәткәрләренә төшә. Табиблар, шәфкать туташларын бу көннәрдә тотуы авыр. Алар төнлә өйләренә кайткач кына аралашырга, хәлләрен сөйләргә көч таба. Бүген шундый ике каһарман шәфкать туташы белән таныштарабыз.

Гөлшат Якупова тумышы белән Татарстанның Арча районы Күпербаш авылыннан. Ире Рафил, балалары белән 9 ел элек АКШка чыгып китеп, бүген АКШның Мичиган штатының Нортвилл шәһәрендә яшиләр. Гөлшатның медицина өлкәсендә эшләргә лицензиясе бар, әмма ул укуын дәвам итә.

Һоспитальләрдә медицина белеме булганнарга ихтыяҗ бар, мин үз теләгем белән ярдәм итәм, төннәрен уку йортында имтиханнарга әзерләнәм. Мичиган штатында хәлләр әйбәт түгел, табиблар, шәфкать туташлары эшләп хәлдән тая, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Гөлшат Якупова
Гөлшат Якупова

— 9 март көнне безнең штатта коронавирус белән чирләүче ике генә кеше бар иде. 13 мартта 13 кешегә артты. Бүген исә 1328 авыру бар. Ләкин болар да ачыкланганнары гына. Тагын күпмегә үсәр инде дип котыбыз очып тора. 15 кеше үлде. Аларның башка чирләре азып китеп җан бирделәр, әмма сәбәбе шул коронавирус булды. Күбесе картлар, әмма ике мәрхүм 50 яшьләр тирәсендә генә. Чир эләктерүчеләр арасында сабый балалар да бар. Ягъни аңлыйсыз: вирус бик тиз тарала һәм кешеләрне аерып тормый. Мичиган штатында вирус башка төбәкләргә караганда яшен тизлегендә таралганга күрә хакимият мәктәп, бакчаларны, югары уку йортларын япты. Урамда йөрү юк, полиция, медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, кибетчеләр эшли. Урамда кешеләргә бер-берсенә якын килергә ярамый.

Чирләүчеләр күп булганга күрә һоспитальләр ярдәм сорады. Минем Татарстанда алган белемем дә, монда эшләргә лицензиям дә бар, бу авыр чорда мин кешеләргә ярдәм итәргә бурычлымын дидем. Үзем әле укыйм да. Гомумән соңгы курсларда укыган барлык шәкертләргә ярдәм итү тәкъдим ителде, күпләр ризалашты дип беләм. Мине дә бик куанып кабул иттеләр.

Һоспитальдә коронавирус белән чирләүче 333 кеше бар. Мине тест ясауга билгеләделәр. Тест нәтиҗәсе 45 минутта әзер була. Яхшы тестлар ясалды, бик уңайлы. Алар белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Ашыгыч ярдәм пунктлары эшли. Кем тикшерелергә тели — килә, китереп бирү хезмәте дә бар.

Гөлшат Якупова: "Бу чирне җитди кабул итәргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:52 0:00
йөкләү

Барыбызда да махсус киемнәр бар, телефоннарны эштә кулланмыйбыз, аңа вакыт та юк, аннары имин дә түгел. Кайтыр алдыннан бөтен телефоннарны, ачкычларны, букчаларны дезинфекциялибез, өйгә керү алдыннан да шул ук процедура. Һоспитальдә барлык аппаратлар да бар, әмма антивирус кына юк.

Реанимация бүлегендә эшләүчеләргә аеруча авыр

Мин эшләнгән хастаханәдә планлы операцияләр туктатылды, анда эшләүчеләр башка бүлекләргә күчерелде. Реанимация бүлегендә эшләүчеләргә аеруча авыр, кешеләрне үпкә җилләтү аппаратына тоташтыралар. Авыр хәлдәге кешеләр сулый алмыйча интегә, үпкәләренә зарар килә. Табиблар, шәфкать туташлары барысы да бик арый, өйгә хәлдән таеп килеп керәбез. Өйдә балалар да бар, уку йортының имтиханнарына да әзерләнәсе бар.

Күбрәк психологик яктан авыррактыр. Табиблар киңәшләрен истә тотсаң, карантин кагыйдәләрен үтәсәң, чир йоктыру куркынычы кими. Барысын үтәргә тырышып, Аллаһка тапшырып эш итәм. Озакка сузылырмы, күпме кеше исән калыр, кешеләргә якыннарын югалтырга туры килерме дигән уйлар авыр. Чирлеләрне жәл, алар арасында авыр кичерүчеләр дә бар . Бу хәлләр барыбыз өчен дә сынаудыр, карантин кешеләрне, гаиләләрне бер-берсенә якынайтыр, тагын да дуслаштырыр. Күпләрнең өйдә бер-берсен күргәне дә юк, эш дип чабалар, ә монда бергәләп утырып ашап та, өстәл уеннарын уйнап та алырга мөмкин.

Татарстанда әти-әниләребез яши. Аларга да кат-кат саклану чараларын күрүләрен үтенәбез. Кайчак катырак әйтергә дә туры килә. Әмма бу чир бар, аны җитди кабул итәргә кирәк.

Тумышы белән Башкорстанның Бүздәк авылыннан булган, бүген АКШның Төньяк Каролина штатының Гринсборо шәһәренең Moses Cone һоспиталендә эшләүче Раушания Рәхимова Азатлыкка сөйләвенчә, әлегә штатта авыручылар саны 300дән арткан, аның да пациентлары арасында коронавирус белән чирләүчеләр бар. Раушания кирәк булса, өстәмә дә эшләргә әзермен, диде.

— Безнең һоспиталь 500 кешегә исәпләнгән. Штатта 300ләп кеше авырый, әлегә үлем очрагы теркәлмәде. Безнең һоспитальдә 7 кеше коронавирус белән чирләп ятты. Кемдер дәваланып чыкты, кемдер дәвалануын дәвам итә. Мин караган 7 пациентның берсендә тест шулай ук коронавирус булганын күрсәтте. Махсус дәвалау юк, махсус препаратлар да юк, температурасын төшерү дарулары гына кулланыла. Су эчерелә. Артрит белән авыручыларга тәгаенләнгән препаратлар кулланыла кайбер хастаханәләрдә, әмма ул тест чорын узмады, никадәр нәтиҗәле икәне билгеле түгел.

Көн саен мәгълүмат үзгәреп тора. Медицина битлекләре җитмәс дип куркабыз, пациент палатасына кергәндә берничә тапкыр бер битлекне кулланырга туры килерме инде дигән шик бар. Хезмәттәшләрем арасында 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар, алар да без чирне ничек уздырырбыз дип борчыла. Тестлар кыйммәт, аларны әрәм-шәрәм итү кирәкми диелде.

Чирне ялгыш балама йоктырырмын дип куркам

Мин караган пациентта коронавирус чире соң ачыкланды, тест озак уздырылды. Белгәч, кайту белән киемнәрне гаражда калдырып кердем. Өйдә 2 яшьлек бала, кайткач кулларны юмыйча, тагын бер кат дезинфекцияләмичә, душта коенмыйча янына килмим. Ялгыш аңа йоктырырмын дип куркам.

Бездә эпидемия әлегә ул кадәр куркыныч түгел, әмма кирәк икән өстәмә эшләргә әзермен, чөнки медицина хезмәткәрләре бик кирәк булачак. Хастаханә җитәкчелеге безне дә кайгырта, аз гына үзегезне начар хис итәсез икән, коронавирус симптомнарын күрәсез икән, өйдә утырыгыз дип киңәш итәләр. Карантин вакытында хезмәт хакы түләнә дип әйтелде.

Русиядә вирус булганына ышанмыйлар. Әти-әнигә өйдән чыкмагыз, кунаклар килмәсен дип аңлатам. Әмма әлегә хәлләр җитди икәнен аңлап җиткермиләр. АКШта медицина алга киткән, хәтта монда да диагноз кую авыр, ә Русиядә ул тагын да авыррак дип чамалыйм", дип сөйләде Раушания.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG